21 нче март көнне Иске Җөри авылы китапханәчеләре “Ак каен” балалар бакчасы тәрбиячеләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәме уздырды.

2024 елның 29 марты, җомга

Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде. Балалар Нәүрүзбикәгә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр,  уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында коймак белән  сыйландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International