Бөтенроссия программасы кысаларында келәмле чигү буенча мастер-класс үткәрделәр.

2024 елның 29 марты, җомга

   Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре 8 сыйныф укучылары өчен «Пушкин картасы» Бөтенроссия программасы кысаларында келәмле чигү буенча мастер-класс үткәрделәр. Бүгенге көндә “Келәмле чигү” үрнәге чигү техникасында бик популяр санала. Әлеге чигү техникасы ярдәмендә бик күп кызыклы әйберләр ясарга мөмкин: төрле келәмнәр, оригиналь картиналар, декоратив паннолар, диван мендәрләре, мондый чигү белән хәтта сумкалар һәм башка аксессуарлар да бизәлә. Китапханәчеләр келәмле чигүнең тарихы белән таныштырды һәм үзенчәлекләре һәм төрләре турында сөйләде, нинди материалларны яхшырак кулланырга һәм келәм техникасын нинди ысуллар белән башкарырга кирәклеген күрсәтте. Катнашучылар зур кызыксыну белән әлеге эшкә өйрәнде. Иҗат процессы кызларны уңай тәэсирләндереп яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International