Балаларны кече яшьтән үк китапка җәлеп итү, укуга кызыксыну уяту, китапка яхшы караш тәрбияләү - китапханәләрнең төп бурычы.

2024 елның 29 марты, җомга

Балаларны китапларны сакларга һәм кадерләргә, аларны дөрес кулланырга, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән дә таныштыру зарур. Шуңа күрә бүген мәктәпкәчә учреждениеләрнең китапханәләр белән бәйләнештә булуы бик мөһим. Шуларны истә тотып, Теләче җирлекара  китапханәсе методисты Р.В. Фәсхиева «Кояшкай» балалар бакчасының әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләрендә кунакта булды. "Китап дустың, киңәшче булсын!” дип исемләнгән китапханә дәресе вакытында  ул балаларга меңләгән төрле китаплар яшәгән китапханә йорты, балалар китапханәсе каршындагы эшләүче «Ручеек» берләшмәсе, шулай ук мультфильмнар төшерү, төрле эшләнмәләр ясау буенча мастер-класслар турында сөйләде. Үзе белән китапханәдән балаларга иң матур һәм күпләргә инде таныш булган китаплар алып килде. Бу рус халык әкиятләре, К. Чуковский, С. Маршак, А. Барто һәм башка авторларның искиткеч маҗаралы әсәрләре. Кечкенә укучылар китапларны кызыксынып карадылар, андагы иллюстрацияләрдән таныш геройларны күреп шатландылар. Ахырда Р.В. Фәсхиева барлык балаларны һәм аларның әти-әниләрен китапханәгә, андагы узучы төрле кызыклы чараларда, мастер-классларда катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International