Әлбәттә, китап белән! Мәктәп укучылары өчен җәй – ял итү, сәяхәт һәм маҗаралар вакыты. Җәй шулай ук искиткеч китаплар уку вакыты. Китапханәчеләрнең төп бурычы - мөмкин кадәр күбрәк балаларны эчтәлекле ял белән тәэмин итү. Казаклар авыл китапханәсенең җәйге уку залында яшь китап сөючеләр өчен уку марафоны үтте.
Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. «Ак каен» балалар бакчасына барып тәрбияләнүчеләр өчен «Дустың булса хәрәкәт, яшәрсең гел сәламәт» дип исемләнгән күңелле спорт ярышлары үткәрде. Балалар ике төркемгә бүленеп, туп, кыршау, скалкалкалар белән төрле уеннарда катнашып күңел ачты.
Шул уңайдан Шармыш авыл китапханәсендә укучыларны В. Пикульнең китаплары белән таныштыру максатыннан «Романтик русской истории В. Пикуль» дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Ватан даны, олуг меценатлар һәм дәүләт хакимнәре өчен үз эшләрен башкарып аз танылган һәм лаексыз онытылган геройлар... Алар барысы да - язучының тарихи романнар һәм миниатюралар темасы. Авторның китаплары күп бәхәсләр тудыра, ләкин һәрвакыт укучылар арасында популярлыгын югалтмый.
Шәтке авыл китапханәсендә 8 июльдә билгеләп үтелүче Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә учагы китап аша» күргәзмәсе эшли. Гаилә бәхете җиңел генә бирелми – аңа ирешү өчен күп көч куярга кирәк. Әлеге күргәзмәдә гаилә бәйрәмнәрен оештырырга булышучы кызыклы китаплар да бар. Гаилә һәм мәхәббәт темасы татар язучыларының төп темаларының берсе булып тора. Шулай ук гаилә ныклыгы, аның роле, бала тәрбияләү буенча да китаплар тәкъдим ителә.
Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында иң татлы һәм иң тәмле бәйрәм-Бөтендөнья шоколад көне билгеләп үтелде. Иртәдән үк балалар тәрбияче апалары белән тәм-томнар турында сөйләштеләр. Балалар шоколадны фабрикада ясауларын һәм соңыннан гына кибетләрдә сатылуы турында белделәр, шоколад тарихы турында мультфильм карадылар. Аннары иҗади эш барышынла балалар үз куллары белән конфетлар, шулай ук шоколад өчен төргәкләр ясадылар. Балалар өчен бу иң тәмле һәм бай көн булды!
Табинатьне, аның байлыкларын, урман-суларны, кош-кортларны саклау — барыбызның да изге бурычы. Бүген яшәп килгән матур табигатебезне киләчәк буынга да исән-сау килеш тапшыру өчен ниләр эшләргә? 9 июль көнне Казаклар авыл китапханәсендә “Кызыл китап буенча сәяхәт” дип исемләнгән әңгәмә шул турыда узды. Әңгәмә сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы астында булган хайваннар, үсемлекләр һәм гөмбәләр саны, таралышы, шулай ук юкка чыгу сәбәпләре һәм аларны саклау, яңадан торгызу буенча чаралар турында мәгълүматны үз эченә алды.
8 июльдә Россиядә иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе -Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм кысаларында үткәрелә торган чаралар халыкны рухи-әхлакый тәрбияләүгә, гаилә тормышына карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.
Җирдә кеше тормышын хайваннарсыз һәм үсемлекләрсез күз алдына да китереп булмый, димәк, кешеләр бер генә үсемлек яки хайван төренең дә юкка чыгуына юл куймас өчен барысын да эшләргә тиеш. Иске Җөри авыл модель китапханәсендә укучылар белән "Туган җирем гөлчәчәктә, гөрләп торсын киләчәктә” дигән экологик дәрес узды. Китапханәчеләр балаларга табигатьнең матурлыгы турында сөйләделәр, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, табигать турында табышмакларга җаваплар таптылар. Балаларга шулай ук китап күргәзмәсеннән иң кызыклы китаплар тәкъдим ителде.
Әлеге бәйрәм уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре чарага килүче балаларны кенәз Петр һәм үләннәр белән дәвалаучы Феврония тормышы турында риваять белән таныштырдылар. Шулай ук “Гаилә – ул йорт, гаилә – ул дөнья” исемле китап күргәзмәсе әзерләнде. Укучылар актив рәвештә викторинада катнашты, гаилә турында мәкаль-әйтемнәр һәм шигырьләр укыды, табышмаклар чиште.
Туган илеңә мәхәббәт - туган нигез, ата-ана, туган авыл, туган төбәктән, туган туфрак суларыннан башлана.