ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта кояшта җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көн гаиләнең бәхете, тугрылыгының тормышка ашуында чагыла. 8 июль көнне шушы көн унаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе «Гаиләт - ул җылы учак» дип аталган   үрнәк гаиләләрнең берсе - Галиахметовлар гаиләсе белән очрашу үткәрде.

Экскурсияләр-табигый шартларда балаларны табигать объектлары һәм күренешләре белән таныштырырга мөмкинлек бирүче шөгыльләрнең бер төре. Алар балаларга кешенең табигатькә ничек тәэсир итүен һәм үсемлекләр һәм хайваннарның нинди шартларда үсүен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Мондый чаралар вакытны кызыклы гына түгел, нәтиҗәле дә уздырырга ярдәм итә, шул ук вакытта бик күп уңай эмоцияләр бирә.


17
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Шул уңайдан, район башлыгы Нәҗип Хаҗыйпов, Әгьзам Самат улына, актив иҗтимагый эшчәнлеге уңаеннан, "Теләче районы үсешенә керткән өлеше өчен" Медален тапшырды.

Әлеге сүзләрне үсеп килүче буынга кечкенәдән үк күңелләренә сеңдерергә, әби-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен чагылдырган әйберләр белән таныштыру безнең бурычыбыз. Шуларны истә тотып, бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче балалар белән“Туган авыл” кафесында урнашкан мини музейга юл тоттык...

Техник карау уздыру буенча тозелгэн еллык график нигезендэ, районда булган бортек суктыру техникасына мондый чаралар уздыру вакыты килеп житте.

Балалар урам юлларында үзләрен дөрес тоту, игътибарлы һәм сак булу, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү максатында Олы Нырсы авыл китапханәсендә юл кагыйдәләренә өйрәтүче китап күргәзмәсе оештырылды. Монда укучылар үзләре өчен кызыклы һәм файдалы китаплар таба алды, алар шигырь формасында юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм юл билгеләре турында сөйләде  һәм ахырда шул белемнәрен тикшерде.

Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында Пушкин картасы кысаларында “Ковровая вышивка” буенча осталык дәресе үтте. Биредә катнашучылар  милли бизәкләрне келәм чигү үрнәгендә күрсәттеләр.

Теләче җирлекара китапханәсе, район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, ял паркында  “Уйнап күңел ачабыз” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырдылар. Әлеге чарада балалар  күңелле уеннар белән беррәттән, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Колакка колак” ,”Очты, очты”, “Чүлмәк вату”, “Балык тоту”кебек татар халык  уеннарын да уйнап җәйге ялларының бер көнен актив үткәрделәр. Шулай ук асфальтта рәсем ясау буенча осталык дәресе үттеләр.  Халкыбызның күңел җәүһәрләре онытылырга тиеш түгел. Ә киресенчә, аларны киләчәк буынга тапшырып калдырырга кирәк.

Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, кече яшьтәге мәктәп балалары белән, мәдәният һәм ял паркында «Гаилә һәм аның кыйммәтләре» темасына әңгәмә үткәрделәр. Гаилә тормышта һәркем өчен иң мөһим әйбер. Аңа якыннар һәм туганнар, кемнәрне яратасыз һәм кайгыртасыз, кемнәрдән үрнәк аласыз, кемнәргә игелек һәм бәхет телисез, шулар керә.

Урта Мишә авылы китапханә һәм мәдәният йорты  хезмәткәрләре ел саен җәйге каникул чорында даими китап укучыларның да, җәйгә генә кайткан балаларның да буш вакытларын файдалы үткәрү максатында төрле кызыклы мәдәни чаралар оештыра. Шулай,  6 июль көнне Айдар авыл китапханәсенең иң актив китап  укучылары «Сәламәтлеккә тылсымлы юл» дип исемләнгән  велосәяхәттә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International