Тәрбиячеләр тарафыннан мондый чаралар даими оештырыла, чөнки бала тирә-як, андагы мохит белән якыннан таныш булырга тиеш.Алар анда полиция машинасы белән, полиция хезмәткәренең хезмәте белән якыннан таныштылар. Полиция хезмәткәрләре машинада язылган телефон номеры, аның нәрсәгә кирәклеге турында аңлатып китте. Малайлар да, кызлар да бронежилетлар, саклагыч шлемнар киеп карау мөмкинлегенә ия булдылар.
Уен туган як буйлап велосипедта сәяхәт итү формасында үткәрелде. Авыл китапханәсе каршыннан старт бирелгән маршрут билгеләнгән станцияләрдә туктап, шар, конверт эчендәге биремнәрне үтәп, тиешле урынга, ягъни, авыл уртасында урнашкан чишмәгә килеп чыктылар. Чара чишмә суыннан кайнатылган чәй эчү һәм китаптан өзекләр укып дәвам итте.
Балалар каникулда буш вакытларын яраткан китапларын укып үткәрәләр. Китап укучыларның каникулларын файдалы һәм күңелле үткәрү максатыннан, Алан авыл китапханәсендә “Балачак планетасы” дип исемләнгән чара үткәрелде.Чарада төрле яшьтәге балалар катнашты. Алар өчен акыл үсешен үстерергә ярдәм итүче уеннар оештырылды, шигырьләр укыдылды, кәгазьдән кечкенә уенчыклар ясалды. “Китаплы җәй” дип исемләнгән күргәзмә белән танышып, өйдә уку өчен китаплар да бергәләп сайланды.
Без аларның күршедә булуына, шулкадәр ияләштек ки, хәтта агачларның кеше тормышы һәм Җир шарында тоткан зур роле турында уйланмыйбыз да. Без һәрберебез дә агачларның сулау өчен кирәкле булган кислород чыганагы икәнен беләбез. Агачларның бу үзлекләрен файдаланып кына калмыйча, аны саклый белү безнең төп бурычларыбызның берсе булып тора.
Ә җәйне китап белән үткәрү тагын да кызыклырак һәм файдалырак булачак. Китаплар күзнең явын алырлык, араларында ниндиләре генә юк: төслеләре һәм ялтыравыклылары, юкалары һәм калыннары, зурлары һәм кечкенәләре. Китапларның шулхәтле матурлыгын күргәч, алып укымый ничек түзәсең?
5 июль көнне Айдар авыл китапханәсенең нәни китап укучылары “Китаплар сәяхәттә” китап уку марафоны кысаларында китапханәче белән берлектә китап иленә сәяхәт кылдылар.
Шәдке авыл китапханәсендә шагыйрь, язучы, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, ТР журналистлар берлеге әгъзасы Гаптуллин Нурулла Гаптулла улы белән очрашу узды. Сугыш чоры баласы Нурулла Гаптулла улы очрашуда үзенең балачагы, Ленинград фронтында һәлак булган әтисенең каберен эзләве турында сөйләде.
Янгынны сүндерүгә караганда, булдырмау яхшырак диләр.Һәркемгә шушы хакыйкатьне балачактан ук төшендерергә кирәк. Моңа тәрбиячеләр, ата-аналар, янгын сагы хезмәткәрләренең бердәм, тырыш хезмәте нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү бүгенге көндә аеруча мөһим.
Шушы көннәрдә Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы балалары янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре белән очрашты.
Казаклар авыл китапханәсе җәйге уку залында “Китап – үз укучыларын көтә!” дип исемләнгән кәнфитлы китаплар акциясе уздырды. Ул аз укучы балаларны китапханәгә җәлеп итү максатыннан үткәрелде. Бу көнне һәр бала "Безнең китапларның тәмен татып кара!» дигән рекламалы китаплар алды. Шулай ук акциядә катнашучылар рекламалы кәнфитләрне дусларына һәм танышларына да тәкъдим иттеләр.
Җәйге каникул вакытында балаларның суда куркынычсызлык кагыйдәләре турында белем дәрәҗәсен күтәрү максатыннан Шармыш авыл китапханәчесе “Почемучки” клубына йөрүчеләр өчен «Чтобы не было беды, будь осторожен у воды» дигән исем астында мәгълүмати уен сәгате үткәрде. Биредә балалар суда, су яннарында булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде, көтелмәгән төрле ситуацияләрдән чыгу юллары турында фикер алышты. Катнашучылар «Правила поведения на водоёме летом» дигән кызыклы викторинада катнашты, үзләренә таратылган тематик белешмәлекләр белән танышты.
Балалар яңа уку елы алдыннан көч җыеп ял итәләр. Китап белән ял итү - иң файдалы ял итү төре. Уку -фантазияне үстерүнең төп ысулларының берсе. 6 июньдә Теләче районы Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре яшь укучылар белән “Табигатькә мәхәббәт белән " дип исемләнгән кычкырып укулар үткәрделәр. "Китап безгә үсемлекләр һәм хайваннар дөньясына ишек ачачак" дип исемләнгән уенда балалар юкка чыгып бара торган хайваннарны сурәтләр, аяк эзләре буенча ачыкладылар, викторинаның катлаулы сорауларына, гадәти булмаган табышмакларга җавап бирделәр.