Агымдагы елның апреленнән башлап Татарстан Социаль фондының Яр Чаллыдагы клиент хезмәте үз эшен яңа график буенча- дүшәмбе- шимбә көннәрендә 8:00 дән 20:00 сәгатькә кадәр алып бара. Шул рәвешле, социаль фонд клиентларына хезмәт күрсәтү сәгатьләре эш көннәрендә өч сәгатькә һәм ял көне хисабына озайтылды. Болай эшләү кабул итүне көтү вакытын берничә тапкыр кыскартты һәм кабул итүгә алдан язылу өчен мөмкинлекләрне арттырды.
Ул анда туа, яши, тереклек итә. Әмма кешегә матди азык кына түгел, рухи чыганак та кирәк. Әйе, табигать кешене сокландыра да, моңландыра да, тынычландыра да. Кеше кечкенәдән табигать кочагында үсә. 4 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән “Без табигать балалары” дигән исем белән табигать кочагында булып кайтты. Алар табигатьнең матурлыгына сокланып, төрле агачлар белән танышты. Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Балаларыбыз шәфкатьле, мәрхәмәтле, киң күңелле булып үссен иде.
Бу яңа танышулар һәм иске дуслар, диңгезгә сәфәрләр һәм походлар, яңа илләргә сәяхәт һәм әби бакчасыннан тәмле җиләкләр... Җәен балык тотарга, җиләк җыярга, ә кичләрен - кызыклы китаплар һәм журналлар укырга була. Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен табигатьтә уеннар оештырдылар. Балалар мәйданчыкта төрле уеннар уйнадылар, табышмакларны чиштеләр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр, таганда тирбәлделәр.
Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә каникулдагы балаларны табигать кочагына -“Табигатьнең дуслары без: син дә, ул да, мин дә” дип исемләнгән библиопикникка чакырды. Чарада катнашучылар үзләренең укылган китаплары буенча фикер алыштылар, табигатькә яраткан китапларын алып чыктылар, әдәби викторинада, кызыклы һәм интеллектуаль уеннарда актив катнаштылар. Барлык катнашучылар да җәй, ял һәм күңел ачу дөньясына чумдылар.
Иске Җөри авылы модель китапханәсендә матурлык буенча "Матурлык мизгелләре" дип исемләнгән мастер-класс үттте. Матурлык буенча консультант Хөснуллина Венера китапханә укучыларын заманча косметологиянең бушлай продукциясе белән сөендерде, бит һәм тән тиресен карау буенча киңәшләрен бирде. Моннан тыш, ул җиңел макияж нигезләре турында сөйләде һәм һәркемгә, аларның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып, косметиканы сайларга ярдәм итте.
Әлеге уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә актив китап укучыларыбыз белән “Дару үләннәрен беләсезме?” дип исемләнгән танып белү сәгате узды. Тирә-юнебездә үсүче дару үсемлекләре санап чыгылды, файдасы турында әйтеп кителде. Аннан инде агулы үсемлекләр турында сүз булды. Зыяны турында әйтелде һәм кисәтелде. ”Ядовитые растения” дигән китаптан бик зур мәгълүмат алынды. Белеп файдалансаң, табигатьтә никадәр дару үләннәре бар дигән нәтиҗә ясалды.
Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе Гөлназ Махмутова төрле яшьтәге төркем укучылары өчен табигатькә экскурсия оештырды. Экскурсия яшь буында табигатькә, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
Шармыш авылы китапханәчесе укучылар өчен В. Г. Сутеевның 120 еллыгына багышланган "Рәсемнәрдәге әкиятләр" исемле әдәби-уен программасын үткәрде. Владимир Григорьевич Сутеев - танылган совет язучысы, режиссер-аниматор, иллюстратор һәм сценарист. Аның иҗаты белән укучылар кечкенәдән таныш. Чарада катнашучылар Владимир Сутеев иҗатын искә төшергәннән соң "Өч мәче" әкиятен тыңладылар һәм автор әсәрләренә нигезләнеп төзелгән әдәби биремнәрне үтәделәр, язучының юбилеена багышланган күргәзмә белән дә таныштылар.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Балаларны сәламәтләндерү үзәге педагог- тренеры Рөстәм Газиз улы Хабировка күп еллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгы тарафыннан "Татарстан Республикасы физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен" дигән мактаулы билге тапшырылды. Рөстәм Газизович районда спортның футбол төрен үстерүгә үзеннән зур өлеш кертте. Аның укучылары республика бәйгеләрендә матур уен күрсәтә. Райондашыбызга алга да таба да уңышлар теләп калам. Сезгә һәрчак шулай укучыларыгызның уңышларына сөенеп яшәргә язсын.