ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2023 ел
дүшәмбе

1 июль көнне районыбызның бертөркем авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә Ютазы районының җаваплылыклары чикләнгән “Уңыш”, Тукай исемендәге ширкәтләрендә һәм Ансель Вафауллин крестьян-фермер хуҗалыкларында булып, терлекчелек тармагындагы эш барышы белән танышып, тәҗрибә уртаклашып кайттылар.

Шул рәвешле алар тирә-якны өйрәнә, күргән әйбер белән кызыксына. Ә бит табигатьтә кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыручы, агулы үсемлекләр дә бар. Шуңа күрә куркынычсызлык чаралары өстендә эшләү бик мөһим. Балаларны агулы үсемлекләр белән таныштыру максатыннан Шармыш авылы китапханәчесе "Агулы үсемлекләрдән сакланыгыз!" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Биредә  китапханәче балаларны агулы үсемлекләр белән таныштырды, аларны кайда очрату мөмкинлеге турында кисәтте. Катнашучылар  алган белемнәрен "Дару үләннәре  һәм агулы үсемлекләр" уенын уйнап ныгытты.

30 июнь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балаларны коррупция төшенчәсе белән таныштыру уңаеннан “Коррупция турында нәрсә белергә кирәк?” дигән темага сөйләшү үткәрделәр. Укучыларга коррупция төшенчәсе, коррупциянең нәтиҗәләре  һәм коррупция факты ачыкланган очракта кая мөрәҗәгать итәргә икәнлеге турында аңлатылды.

30 июнь көнне Теләче җирлекара китапханәсе Район мәдәният йорты белән берлектә балалар өчен "Әкият сөйлим, тыңлагыз" дип исемләнгән фольклор чара уздырды. Чарада балалар өчен әкиятләр буенча уен-викторина үткәрелде. Балалар үзләренең яраткан әкиятләрен искә төшерделәр, үзләре дә әкият геройлары булып уйнадылар. Ахырдан  балаларга призлар һәм татлы күчтәнәчләр бирелде.

Йорт хайваннарын һәркемнең күргәне бар. Ә менә страус, дөя, як, гуанако һ. б хайван һәм кошларны тотып карыйсыгыз килсә Теләчедән  80 чакрым ераклыкта  Биектау районы Ямаширмә авылындагы страуслар фермасында сезне бик теләп каршы алачаклар.  Бүген Иске Җөри урта мәктәбе укучыларына башлангыч сыйныф укытучылары Җиһаншина Г.Р., Бадриева Н.Р. һәм өстәмә беләм бирү педагогы Набиуллина Р.Р. җитәкчелегендә  рәхәтләнеп кошларны ашатырга, сыйпап карарга һәм алар белән фотога төшәргә  мөмкинчелек  тудырылды. Фермага экскурсия балалар өчен танып-белү чарасы гына түгел, мавыктыргыч сәяхәт тә булды.  Укучылар онытылмаслык тәэсирләр һәм якты хисләр белән кайттылар. Ерак юлларны якын итеп, исән- сау йөртеп алып кайткан өчен укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр исеменнән  Илдар абый Муллахметовка зур рәхмәт белдерәбез.  

26 июньдә дөнья җәмәгатьчелеге Бөтендөнья әһәмиятендәге бәйрәмне - наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы Халыкара көрәш көнен билгеләп үтә. Шуңа бәйле рәвештә, 30 июнь көнне, Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре ял паркында яшүсмерләр белән әңгәмә-диалог үткәрделәр, сәламәт яшәү рәвеше буенча, китапханәдә илебез халкының сәламәтлегенә һәм милли иминлегенә глобаль куркыныч булып торган наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителгән күргәзмә әзерләнде. «Наркотикларсыз яшәүгә өстенлек бир», «Наркотиклар - киләчәксез тормыш» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.

Һәр кешенең иң матур, иң татлы һәм җылы истәлекләре аның балачагы белән бәйләнгән була. Иң күңелле хатирәләр - әлбәттә, мәктәп еллары. Мәктәп дигәч, күз алдына шунда ук укытучы килеп баса. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә атлый ул. Сабыйны кулына алып, белем дөньясына алып керә. Хәреф танырга, язарга, санарга өйрәтә. 2023 ел Россиядә укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан 29 июнь көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә “Минем беренче укытучым” исемле темага балалар инша яздылар.

Хәзерге дөньяда Совет Социалистик Республикалар берлегенең күпкырлы тәҗрибәсенә кызыксыну сүнми, кешелек тарихында беренче социалистик дәүләт, аның Конституциясе илдә хакимиятнең хезмәт кешесенең мәнфәгатен кайгырта. Сәясәт, көнкүреш, сәнгать — барысы да хәзер дә зур кызыксыну уята. 28 июльдә Шәтке авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Социализм чорына сәяхәт» тарихи квиз узды. Интеллектуаль бәйгедә тарихи вакыйгалар белән кызыксынучылар катнашты. Квиз вакытында барлык  катнашучылар да  активлык  күрсәттеләр, күп төрле кызыклы вакыйгаларны белделәр, логик фикерләргә һәм фактларны чагыштырырга өйрәнделәр.

Бу 2010 елдан бирле федераль закон нигезендә билгеләнгән истәлекле дата партизаннарның һәм подпольщикларның тылда фидакарь көрәшләре турындагы истәлекне мәңгеләштерә, алар совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә зур өлеш керткән. Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар тарафыннан 1 миллионнан артык фашист һәм аларның ярдәмчеләре, 4 меңнән артык танк һәм бронемашиналар, 1,1 мең самолет һ. б. юк ителгән. Әлеге истәлекле көн уңаеннан Күкчә авылы китапханәчесе “Геройлар онытылмый!” дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрде.

Никадәр төсләр төрлелеге, никадәр тукымалар төрлелеге! Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Һәрбер хатын-кызның башларын, иңнәрен җылытып, матурлап безнең тормышыбызга ямь биреп торалар алар. Россиядә яулыклар 16-17 гасырда барлыкка килгән. 27 июнь  көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Аллы-гөлле  шәл яулыгым” дип аталган тематик кичә үткәрделәр. Кичә барышында яулыкларга багышланган шигырьләр укылды, “Яулыклар турында ниләр беләбез” дигән викторинаның сорауларына күмәкләшеп җавап бирелде, кызлар төрле рәвештә яулык бәйләү ысулларын күрсәттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International