Бу көн кысаларында Күкчә авыл китапханәсендә чара узды. Әлеге чарада китапханәче балаларга дәүләтләр арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту турында сөйләде. Шулай ук бәйрәм тарихы, дөнья символы - ак күгәрчен турында аңлатты. Балаларга "Халыкара тынычлык көне" исемле презентация күрсәтелде. катнашучылар китаплар һәм периодик басмалар белән танышты һәм тынычлык темасына рәсемнәр ясады.