ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Бу почмакны кеше гомер буе үз йөрәгендә йөртә. Патриотик тәрбия, Ватанга ихтирамлы мөнәсәбәт, милли үзенчәлек формалаштыру максатыннан 20 сентябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә «Туган якны өйрәнү сандыгы» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде. Чара барышында укучылар үзләренең авыл тарихын, аның ничек барлыкка килгәнен, танылган якташлары һәм авылның бүгенге көнкүреше белән таныштылар, шулай ук презентация күрсәтелде. Чара ахырында китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде, укучыларга Теләче районы тарихы, мәдәнияте һәм икътисады турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.

Район мәдәният йортында  мәдәният хезмәткәрләре, шул исәптән китапханәчеләр, махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм итү йөзеннән, челтәр-каплавыч үреп, җиңү өчен зур өлешләрен керттеләр. Егетләр генә исән- сау булсыннар!

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы атналыгының профилактик чаралары кысаларында 2023 елның 20 сентябрендә Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча бердәм куркынычсызлык көне»үткәрелде. «Бердәм юл иминлеге көнең»  үткәрүнең төп максаты-юлларда куркынычсызлык күнекмәләрен формалаштыру, балаларны озын җәйге ялдан соң транспорт мохитенә яраклаштыру.

Теләченең “Туган авыл”  кафесында “Чәй өстәле – гаиләнең җаны” исемле милли аш-су әзерләү буенча район  бәйгесе үткәрелде. Әлеге чарада Теләче үзәк китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады. Алар дөрес туклану буенча әзерләнгән ризыкларны тәкъдим итеп диплом белән бүләкләнделәр.

Йөгерүче китап ел саен үткәрелә торган масштаблы социомәдәни акция, ул Россиянең барлык почмакларында китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм китап сөючеләрне берләштерә.

Шул уңайдан  Иске  Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Шигъри әкиятләр остасы” дип  исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. А.Алишның күп кенә  әкиятләрен искә төшереп сорауларга  җаваплар эзләнде, әкият персонжларына  кагылышлы табышмаклар чишелде һәм “Куян кызы”  әкияте кычкырып укылды. Соңыннан “Чукмар белән Тукмар”, “Кем көчле”, “Каз һәм аккош” мультфильмнары  каралды һәм фикерләр әйтелде.  

Анда балаларны яшелчә үстерү һәм аларны консервлау тарихы белән таныштырдылар. Балалар өйләрендә нинди яшелчәләр һәм чәчәкләр үстерүләре турында сөйләделәр. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән ясалган салатлар, кайнатмалардан авыз иттеләр. Китапханәче катнашучыларны «Во саду ли, в огороде» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара барышында балалар төрле конкурсларында катнашып, яшелчәләр турында әкиятләрне искә төшерделәр. Чара татлы бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» масштаблы проектында катнашкан җиңүчеләрне бүләкләү  тәмамланды. Айдар авыл китапханәсенең алты укучысы   «Китапстан» җәйге китап марафонында актив катнашып юл күрсәтүче картаны бик теләп укыдылар һәм тутырдылар. Кәрим һәм Зөһрә Фәләховлар, Дәлилә Закирова, Азалия Сәетмөхәммәтова, Адилә Курбанова, Илмир Хуҗин марафонда актив катнашканнары өчен грамота белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучыларны да котлыйбыз! Җәйге уку марафоны китапка уен һәм иҗат аша кушылырга, җәйге каникулларны файдалы үткәрергә һәм белем багажын тулыландырырга мөмкинлек бирде.

Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган.

Теләче авылы стадионында 2023 елның көзге Милләтләр кроссы узды. Ярышларда безнең мәктәп укучылары да катнашты. 3 сыйныф укучысы Гыйләҗиева Мәдинә, 7 сыйныф укучысы Заббарова Фәридә һәм 8 сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибраһим үз категориясендә чемпион булдылар . Котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International