Абдулла Алиш - балалар әдәбиятын үстерү юнәлешендә зур тырышлык куйган, төрле жанрларда эшләгән һәм татар әдәбиятында югалмас эз калдырган әдип. Аның әсәрләре, әкиятләре бүген дә актуаль. Күпсанлы әкиятләре гади, балаларга аңлаешлы тел белән язылган.
Әйе, Абдулла Алиш, чыннан да – безнең арада, үз халкына хезмәт итә, якты образы белән яшь буында батырлык һәм гаделлек үрнәкләре, туган илебезгә һәм туган телебезгә мәхәббәт тәрбияли.
Абдулла Алиш балаларны бик яраткан, алар өчен бик күп кызыклы әкиятләр иҗат иткән. Алар мавыктыргыч, тирән мәгънәле, җыйнак, музыкаль яңгырашлы. Аны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр – әкиятләр. Әлеге уңайдан Теләче үзәк китапханәсендә “Бар иҗатым балаларга” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.