25 июнь көнне, Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә «К наркотикам не прикасайся – здоровым оставайся» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Китапханәләрнең бурычы - үсеп килүче буынны бәладән саклап калу, кисәтүче мәгълүмат бирү. Укучылар яшьләр арасында наркотик матдәләр куллануның төп сәбәпләре белән таныштылар, танышлары яки дуслары наркотикларга тартылганда үзеңне ничек тотарга һәм ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә икәнен белделәр.
Күңелле, эчтәлекле, халыкның күңелен күрүче, борынгы әби-бабаларыбыздан ук сакланып килгән бәйрәмнәребезнең берсе – Сабантуй. Сабантуй – дус-иш, туган-тумачаларны очраштыра, авыл халкы гөр килеп бәйрәмне каршы ала.
Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча “Пушкин әкиятләре” дигән әдәби дәрес үткәрелде. Ул ярыш формасында узды. Уен турларында балалар әкиятләр буенча биремнәр үтәделәр, шагыйрьнең әкиятләреннән өзекләр укыдылар. Шулай ук «Акыл өчен күнегүләр», «Әкият чуалышы», «Театр сәхнәләре», «Әкият математикасы» кебек кызыклы ярышларда катнаштылар.
Җәйне яратмаган кеше юктыр. Кояшның назлы нурлары астында йөрү, күбәләкләргә соклану һәм кошларның җырлавыннан ләззәтләнү ничек күңелле.
Җәй безне нәрсә белән генә кызыксындырмасын, чын китап сөючеләр һәрвакыт яраткан эшләрен башкарыр өчен вакыт табарлар. 2023 елның 24 июнендә Олы Мишә авыл китапханәсендә "Читатель на траве" күчмә уку залы оештырылды. Табигатьтә уку балаларда зур кызыксыну уятты.
Китапханәчеләр белән бергә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе каршындагы җәйге сәламәтләндерү лагереннан балалар туган як сукмаклары буйлап хайваннар һәм үсемлекләрнең искиткеч дөньясына виртуаль экологик сәяхәт ясадылар. Китапханәчеләр шулай ук Иске Җөри авылының тарихи үткәне, аның табигате, чишмәләре һәм таулары, аларның исемнәренең килеп чыгышы, күренекле кешеләре турында тулы мәгълүмат бирделәр.
Балалар тукталышларда туктап төрле биремнәрне үтәделәр: аяк эзләреннән хайваннарны таныдылар, бөҗәкләр һәм кошлар турында табышмаклар чиштеләр, мавыктыргыч һәм интеллектуаль биремнәрне башкардылар, пазл җыйдылар, табигатьне саклау буенча үз билгеләрен уйлап таптылар, чүпне дөрес аралап аерым савытларга салырга өйрәнделәр, бит буяу буенча һәм пластик шешәләрдән файдалы савытлар ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Ахырда барысы да истәлекле бүләкләр алды. Әлеге Экоквест уеныннан балалар позитив энергия һәм бик күп уңай кичерешләр белән таралышты. Тематик чара мәдәният йорты, китапханә һәм "Алдынгылар хәрәкәте"нең җирле бүлеге активистлары Рамилә һәм Мәрьям тарафыннан бергәләп оештырылды.
Китап сөюче дусларыбызны, Айдар авыл китапханәсе “Җәй +Китапханә=Китаплы каникулллар” дип исемләнгән фотоконкурста катнашырга чакырды. Конкурс китап укуны, әдәбиятны һәм китап укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. 2023 елның 20 июненнән 25 июненә кадәр узган әлеге чарада 3 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге балалар катнашты. Конкурс йомгаклары буенча иң креатив һәм кызыклы фотографияләр авторлары арасыннан 3 җиңүче сайланды.
22 июнь - Россия тарихында иң кайгылы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә Хәтер һәм кайгы көне. Бу көн ачлыктан һәм мохтаҗлыктан тылда һәлак булган, фашистлар коллыгында газапланган барлык һәлак булучылар турында искә төшерә. Нәкъ шул көнне Бөек Ватан сугышы башланды, ул меңләгән гомерләрне алып китте, безнең йөрәкләрдә һәм күңелләрдә мәңгелек эз калдырды.
Җәй көне яшьләрнең буш вакытлары күбрәк, димәк, табигатькә чыгып, яраткан эше белән шөгыльләнү өчен генә түгел, ә төрле кызыклы китаплар укырга, китапханәгә бару өчен дә сәбәп бар. Бүгенге көндә яшьләр өчен кызыклы булган нинди китаплар бар соң? Бу сорауга "Яшүсмерләр укый һәм киңәш итә”дигән күргәзмә җавап бирәчәк. Күргәзмәдә яшьләрнең уку даирәсенә эләккән төрле жанрдагы һәм авторларның китаплары тәкъдим ителде. Бүгенге чарада яшүсмерләр үзләренең нинди китаплар укулары белән бүлештеләр, яратып укыган китапларны башкаларга да тәгъдим иттеләр.
Һәм әлеге вакыйга турында хәтер исән чакта, Ватаныбызның намусын, азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап сугышучыларга карата рәхмәт хисләре безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак, ә дәүләтебез бәйсез һәм аның халкы җиңелмәс булачак. Китапханәдә балаларга Теләче районы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә тарихи китаплардан төзелгән, кешеләрнең Ватаныбыз хакына кылган батырлыклары һәм каһарманлыклары турында сөйләүче «И память о войне нам книги оставляют» китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм аңа күзәтү үткәрелде.