Танылган балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә китап укучылар өчен «Абдулла Алиш- әкиятче дә, батыр да» дигән китапханә дәресе узды.
Ул төрле жанрларда иҗат итә: шигъри, прозаик, драматик. Авторның күпчелек әсәрләре балаларга багышланган. Шуңа күрә, 15 сентябрьдә, А.Алишның туган көнендә, 3 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр район балалар китапханәсенә очрашуга чакырылды. Алар өчен «Абдулла Алиш - балалар язучысы» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде.
Танылган татар балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан 15 нче сентябрь көнне Баландыш авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Балалар әдәбият остасы» әдәби сәгать уздырылды. Китапханәче Абдулла Алишның нинди искиткеч кеше булуын, балаларны бик яратканын һәм алар белән һәрвакыт уртак тел тапканын сөйләде.
Аны сентябрьнең һәр өченче якшәмбесендә бәйрәм итү кабул ителгән. 14 сентябрь көнне Айдар авыл китапханәсендә әлеге көн уңаеннан «Урманнар белән данлы безнең җиребез» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Менә дулкынландыргыч мизгел дә килеп җитте - «Китапстан» республика проектының район этабында җиңүчеләрне игълан итү. Кемнәр соң әлеге бәхетлеләр? Әйдәгез, алар белән якыннанрак танышыйк.
Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә, бер төркем райондашларыбыз өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган егетләр белән күреште.
Алан авыл китапханәсендә, «Пушкин картасы» проекты кысаларында, ярымшарлар буенча рәсем ясау мастер-классы узды. Уң ярымшарлар буенча рәсем ясау- рәсем техникасын өйрәтүнең заманча ысулы. Бу ысул белән логика һәм белемгә иярмиләр, ә эмоцияләр, хисләр, интуиция һәм фантазия белән рәсем ясыйлар, шул ук вакытта чын ләззәт алалар. Уң ярымшарлы рәсем ясау алымнарын кулланып, мастер-класс кунаклары искиткеч пейзажлар ясадылар. Барысы да бер үк рәсем ясасалар да, төрле-төрле рәсемнәр килеп чыкты. Барлык катнашучылар да үзләренең рәсемнәрен истәлеккә өйләренә алып кайтып киттеләр.
26 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә “Көзнең яме уңыш белән” исемле бәйрәм чарасы уздырды. Китапханәче балаларга көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре, витаминлы җиләк-җимешләр турында сөйләде. Балалар көзнең матурлыгына сокландылар, шигырьләр тыңладылар, мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Ахырдан һәркайсы дәрестән тыш уку өчен, өйләренә китаплар яздырып алдылар.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тәрбияче Саетова Д.Р. «Көзге яфраклар " дигән мастер-класс үткәрде.
Халкыңның ни өчен моңлы икәнен беләсең килсә, тарихка күз салырга кирәк шул. Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһәле мирастыр. Ә халыкның җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Баландыш авыл китапханәсендә 14 нче сентябрь көнне татар халык җырларын искә алып “Сердәш” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән кичә үткәрелде.