Моң турында сүз кузгалтсак, күз алдына бөек татар халкының катлаулы да, гыйбрәтле дә язмышы килеп баса.

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Халкыңның ни өчен моңлы икәнен беләсең килсә, тарихка күз салырга кирәк шул.  Халык җырлары безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле һәм иң бәһәле мирастыр. Ә халыкның җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез.  Баландыш авыл китапханәсендә 14 нче сентябрь көнне татар халык җырларын искә алып “Сердәш” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән кичә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International