26 сентябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Орымширмә башлангыч мәктәбендә “Көзнең яме уңыш белән” исемле бәйрәм чарасы уздырды. Китапханәче балаларга көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре, витаминлы җиләк-җимешләр турында сөйләде. Балалар көзнең матурлыгына сокландылар, шигырьләр тыңладылар, мәкальләр, әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җавап бирделәр. Ахырдан һәркайсы дәрестән тыш уку өчен, өйләренә китаплар яздырып алдылар.