Танылган балалар язучысы Абдулла Алишның тууына 115 ел тулу уңаеннан Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә китап укучылар өчен «Абдулла Алиш- әкиятче дә, батыр да» дигән китапханә дәресе узды. Китапханәче Абдулла Алишның нинди искиткеч кеше булуын, балаларны бик яратканын һәм алар белән һәрвакыт уртак тел тапканын сөйләде. Язучының әсәрләре балаларда хезмәт сөючәнлек һәм игелеклелек хисе тәрбияләргә ярдәм итә, үз илеңне яратырга, кыю, гадел булырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәтә. Чара барышында балалар авторның бик күп китаплары белән таныштылар «Бал корты һәм шөпшә», «Сертотмас үрдәк», «Койрыклар» әкиятләрен искә төшерделәр.