Элек-электән әби-бабаларыбыз көзне байлык-муллык фасылы дип атаган.

2023 елның 6 октябре, җомга

Уңыш бәйрәмнәре үткәрү дә борынгылардан килә. Әнә шул гореф-гадәтләр онытылмасын өчен, Казаклар авыл китапханәчесе авыл клубы мөдире белән берлектә «Көзге ассорти» дип исемләнгән бәйрәм чарасы уздырды.

Балалар көз иленә сәяхәт иттеләр.Төрле күңелле уеннарда катнаштылар, кызыклы биремнәр чиштеләр, көз турындагы табышмакларга җаваплар таптылар. Көзге бәйрәм чарасы балалар күңеленә бик тә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International