Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә «Китап битләрендәге яраткан геройлар» дип исемләнгән иҗади рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста урта мәктәп яшендәге балалар катнашты. Балалар укыган әкиятләре һәм әдәби әсәрләре белән уртаклаштылар. Алар үзләренең рәсемнәрендә яраткан әкият һәм әдәби геройларны сурәтләделәр. Ахырдан чарада катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Без бүген даими борчулар белән тулы, тиз үзгәрүчән тормышта яшибез. Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырларын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга, киләчәк буынга да тапшырырга тиеш. 2023 ел - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре “Милли мирас – халкыбызның алтыннардан кыйммәт җәүһәре” дигән күргәзмәне һәрдаим тулыландырып торалар.
Бөек рус шагыйре Гавриил Романович Державинның тууына 280 ел тулу уңаеннан 14 июльдә Шәтке авыл китапханәсендә китапханәгә килүчеләргә Державинның язмышы һәм иҗаты турында аңлаттылар. Бөтен Россиянең тарихи-мәдәни тормышында якты эз калдырган Гавриил Романович Державинның тормышы һәм иҗаты турында сөйләделәр, Екатерина икенчегә багышланган атаклы «Фелица» одасы барлыкка килү тарихын белделәр.
Ул сүз текстлары, музыка, бию, халык театры, декоратив-гамәли иҗат формасында бар. Фольклорның төп берәмлеге - йола - халык мәдәниятенең төрле күренешләрен берләштерә.
17 июль – бердәм фольклор көне. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре 15 июль көнне “Җәүһәр” фольклор берләшмәсенә йөрүчеләр белән “Кичке уен” оештырдылар. Бу чарада “Наза”,”Капкалы”,”Түгәрәк “уеннары уйналды.
Державин - мәгърифәт чорының танылган шагыйре, Россия империясенең дәүләт эшлеклесе. Фонвизин һәм башка фән һәм мәгариф өлкәсендәге күренекле шәхесләре белән берлектә, Гавриил Романович рус теленең беренче аңлатмалы сүзлеген туплауда һәм бастыруда катнашкан. Шулай ук, ул Россиянең беренче рәсми булмаган гимнның авторы. Китапханәгә килгән китап укучылар танылган шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында әлеге һәм башка бик күп яңа кызыклы фактлар турында тулырак мәгълүмат алды.
Ул дөньяның матурлыгын күрә, белә, аны шигырьләрдә, проза әсәрләрендә, рәсем сәнгатендә чагылдыра. Ләкин кешелекнең үз куллары белән тудырган проблемалар һәлакәткә дә китерергә мөмкин. Нәкъ менә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне сакларга өндәү максатыннан 13 июльдә Алан авыл китапханәсендә «Табигать һәм без» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде.
Балаларга табигать турында китаплар уку, әйләнә-тирә дөнья турында күбрәк мәгълүмат бирү - туган илебезне яратырга өйрәтү ысулларының берсе. Шуларны истә тотып, 14 июль көнне Теләче мәдәният һәм ял паркында «Табигать турында укыйбыз» дип исемләнгән экологик сәгать уздырылды. Биредә балалар әйләнә-тирә мохитнең әһәмияте, табигатькә сакчыл карарга кирәкле турында фикер алышты, китаплардан үсемлекләр, хайваннар һәм бөҗәкләрнең исемнәрен искә төшерде, тематик викторина сорауларына җавап бирде. Әлеге чара балаларның табигать турындагы китаплар укуга кызыксынуын арттыру, әйләнә-тирә дөньяга мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү максатында үткәрелде.
Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Китте йөзек куллардан” дип исемләнгән фольклор сәгать үткәрде. Кичәбезнең максаты әби – бабалардан калган гореф-гадәтләрне яңарту, алар аша укучыларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләү, аларга татар халык уеннарын һәм жырларын өйрәтү. Ел фасылларына караган, кеше гомеренә, көн күрешенә, балалар дөньясына багышланган бик күп гореф-гадәтләрне, төрле уеннарны һәм йолаларны саклый халкыбыз. Уеннарда балалар бик теләп катнаштылар.
Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, кече яшьтәге мәктәп балалары белән, ял паркында балалар язучысы һәм рәссамы В. Сутеевның тууына 120 ел тулуга багышланган кычкырып китап укулар оештырды. Сутеев балаларга шатлык, ачык төсләр һәм күңелле хикәяләр бүләк итүче. Владимир Григорьевич балаларны бик яхшы аңлый. Ул нәниләр өчен хикәяләр һәм әкиятләр язучы. Сутеев әсәрләрендәге хайваннарның үз характеры бар, кайсы яхшы, ә кайберсе бик үк түгел, әмма барысы да ачык күңелле, әйбәт, ә иң мөһиме кечкенә тыңлаучыга аңлаешлы. Язучы, тел белән әйтеп бетермәгән бар нәрсәне рәсемгә күчерә. Шуңа күрә В. Сутеевның китапларын укырга гына түгел, ә озак итеп карарга да кирәк. Әлеге чарада балалар язучының биографиясе белән таныштылар һәм аның тылсымлы талантының сере нәрсәдә икәнен белделәр.
Аның шигырьләре кызыклы, мавыктыргыч һәм истә калырлык җиңел телдә язылган.
12 июль көнне Айдар авыл китапханәсендә язучының тууына 75 ел тулу уңаеннан "Роберт Миңнуллинның шигъри балачак дөньясы” дип исемләнгән
әдәби флешмоб үткәрелде. Чара барышында балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар, күргәзмәдә урын алган танылган әсәр һәм шигырь җыентыкларына күзәтү ясалды, кычкырып шигырьләре укылды.