ЯҢАЛЫКЛАР


27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

26 июль көнне муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин һәм республикабызның “Төп төзелеш идарәсе” Дәүләт бюджет учреждениясе директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин белән берлектә, районда төзелеш объектлары белән танышты.

27 июль көнне Теләче балалар китапханәсе, район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә ял паркында «Китап сөючеләр утравына сәяхәт» дип исемләнгән әдәби уен үткәрделәр. Балалар гадәти булмаган урыннарга: Шигырьләр күленә, Әкиятләр сараена, Табышмаклар планетасына һәм Китап сөючеләр утравына сәяхәт иттеләр. Малайлар һәм кызлар «Әкияттә кунакта» уен-викторинасында, балаларның яраткан шагыйрьләре - С.Маршак, С.Михалков, А.Барто шигырьләрен кычкырып укуда, «Теремкәй», «Әтәч һәм тавыклар» кебек хәрәкәтле уеннарда бик теләп катнаштылар. Утрауга килеп җиткәч төп хәзинәнең, үзләреннән бик күп кызыклы хикәяләр, әкиятләр һәм шигырьләр укып була торган китаплар икәненә төшенделәр.

«Экология традицияләрдә» Республика экологик рәсемнәр конкурсында Баландыш авыл китапханәсеннән Сафин Тимур катнашты. Ул «Өйдәге йорт хайваннары» темасы буенча 3 нче урынны алды һәм диплом белән бүләкләнде.

Пушкин картасы проекты кысаларында Айдар авыл китапханәсендә Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган "Минем нәсел шәҗәрәм" дип исемләнгән туган якны өйрәнү квесты үткәрелде. Татар халкында элек-электән ата-баба нәселен, җиде буынны белү изге бурыч булып саналган. Үз ыруыңның кабатланмас тарихын белү, фамилияңнең һәм ата-бабаларның язмышын өйрәнү, шәҗәрәсен төзү гаиләдә буыннар чылбырын өзелмәслек итеп бәйләргә,  балалар белән  ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. 

17 июльдә Бөтенроссия “Бердәм фольклор көне” акциясе кысаларында “фольклор көне” билгеләп үтелә. Шул уңайдан 14 июль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Халык фольклоры юллары буйлап” дип исемләнгән әдәби-фольклор чара үткәрделәр. Бу бәйрәмнең максаты: укучыларны милли йолалар һәм бәйрәмнәр элементлары белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен яңарту һәм саклап калу, алар буыннан-буынга тапшырылырга тиеш, чөнки юкка гына: «Үткәнне белмәгән халыкның киләчәге була алмый», - димиләр.

Теләче балалар китапханәсендә урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Владимир Маяковский – шагыйрь һәм гражданин» исеме астында күзәтү үткәрелде. Балалар, шигырьләре һәрвакыт актуаль булган Маяковский иҗаты белән якыннан таныштылар. Маяковскийның шигырьләрендә бөтен бер чор чагыла, иң мөһим вакыйгалар һәм проблемалар сурәтләнә. Аның күргәзмәдә тәкъдим ителгән әсәрләре, җыентыклары китап укучыларны шагыйрьнең үзенчәлекле иҗатына алып керә. Мәхәббәт лирикасы, сатира, поэмалары укучыларны элеккечә үзенең эчкерсезлеге, көнкүреше, якты киләчәгебезгә ышанычы, Ватанга карата олы мәхәббәте белән яулап ала, стиле һәм теленең гадәти булмавы һәм оригинальлеге белән мавыктыра.

Яшьләр, зурлар  өчен татар халкының элеккедән килгән уеннары оештырылып, халык җырлары башкарылды. "Ачык авыз", "Утыр, утыр Мәликә", "Йөзек салыш", “Түбәтәй” уеннары бик куңелле булды, катнашучылар бергәләшеп куңел ачтылар. Халык уеннары балаларыбыз өчен тәрбияви чара да булып тора. Уеннар дуслаштыра, берләштерә, бер-беребезне кубрәк белергә ярдәм итә. Китапханәдә халык авыз ижаты буенча "Фольклор - әдәбиятыбызның нигезе" дигән кургәзмә эшләп килә. Кургәзмәдә  әдәбиятыбызның алтын хәзинәсе булып торган халык авыз иҗаты яктыртылган китаплар урын алды.

Әбде авыл китапханәчесе "Китап белән җәй" программасы кысаларында уен мәйданчыгында "Без уйныйбыз, ял итәбез һәм укырга онытмыйбыз" дигән әдәби-уен дәресе үткәрде. Уку өчен рус халык әкиятләре, балалар өчен вакытлы матбугат басмалары сайланды. Балалар зур кызыксыну белән китапларны һәм журналларны карады, алардан өзекләрне кычкырып укыды, аннары кроссвордлар һәм табышмакларны чиште, әкият, хикәяләрне һәм аларның геройларын искә төшерде.

Бу яңа һөнәри бәйрәм, ул Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә. Инглиз теленнән тәрҗемә ителгән фольклор сүзе, "халык зирәклеге" — халык җырлары, частушкалар, биюләр, шаяртулар, мәкальләр, халык авыз иҗаты. Татар халкының бай милии мәдәнияте, ата-бабаларының көнкүреше һәм традицияләре бик кызыклы. Шул уңайдан, 16 июль көнне Шәтке авылы  мәдәният хезмәткәрләре фольклор ансамбле белән "Чишмә янында кичке уен" үткәрделәр. Төрле милли уеннар уйнадылар, татар халык җырларын  күмәкләп  җырладылар.

Олы Нырсы авыл китапханәчесе  Мөслим муниципаль районында “Ак калфак” Бөтен дөнья  татар хатын- кызлары  иҗтимагый оешмасының  күчмә  утырышында катнашты. Әлеге чараның төп темасы “Ык буе татар авыллары тарихы:үткәне һәм бүгенгесе”.Чарада Мөслим районнан чыккан язучылар: Факил Сафин,Фоат Садриев, балалар язучысы Мөҗәхит Әхмәтҗанов белән түгәрәк өстәл артында  әнгәмә узды. Җирлектә яшәүче  сәнгать осталары тарафыннан чигү, агачтан үрү, суда рәсем ясау, аш-су буенча төрле мастер класслар күрсәтелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International