5 октябрьдә Халыкара Укытучылар көне билгеләп үтелә!

2023 елның 6 октябре, җомга

5 октябрьдә Халыкара Укытучылар көне билгеләп үтелә! Бу бәйрәмне күпләр яратып һәм көтеп ала, чөнки һәрберебезнең тормышында зур урын алып торган укытучылар бар. Укытучылар көне безнең һәрберебезгә кагыла: чөнки без барыбыз да кайчандыр мәктәптә укыдык, белем алдык һәм тормышка кирәкле фәннәрне үзләштердек. Һәм безне бу белем дөньясына махсус кеше-укытучы алып керде! Бәйрәм уңаеннан, Алан авыл китапханәсендә  китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучылар һәм укытучы образын ачучы, кызыклы һәм күңелле мәктәп тормышы турында сөйләүче, төрле педагогик сорауларга кагылышлы китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International