Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Ни генә булмасын, укытучы һөнәре - ул мәртәбәле һөнәр. Чөнки яшь зурлыгына карамастан, һәр кеше күңелендә беренче укытучысы, яраткан фәненең серләренә төшендерүчесе тирән эзләр калдырган һәм күпме генә гомер үтсә дә, мәктәп еллары хатирәләрен яңартучы истәлек булып хезмәт итә. Бу көнне яраткан укытучыларыбызны котлау билгеле бер традициягә керде.
4 октябрь көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова, мәдәният йорты директоры Р. Фаляхова ветераннар советы җитәкчесе М.Зинатуллина белән берлектә Айдар башлангыч мәктәбендә белем биргән укытучыларга «Рәхмәтемнең иң олысы сезгә булсын, Укытучым!” дип исемләнгән тематик кичә бүләк иттеләр.
“Укучыларыбызның зур кешеләр булуын белү, аларның уңышларын күрү, рәхмәтләрен ишетү күңелгә рәхәтлек бирә”,-диләр 38, 29, 27 ел белем биргән, зур хөрмәткә лаек кешеләребез.
Шулай ук, китапханәдә «Бөек кеше - галиҗәнап Укытучы!» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Күргәзмәдә укытучылар һәм укытучы хезмәте турында материаллар, балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы әсәрләр урын алды.