Максабаш авыл китапханәсендә “Китапларга хастаханә" дип исемләнгән чара үткәрелде. Монда балалар иске, битләре ертылган китапларны ремонтлау эше белән шөгыльләнде. Китапханәче чарада катнашучыларга китап озак яшәп китап укучыларны сөендерсен өчен аны карарга, чистартырга һәм дөрес мөгамәлә күрсәтергә кирәклеге турында сөйләде.
22 июльдә Халыкара шахмат көне кысаларында Шармыш авыл китапханәсендә "Мин шахмат уйныйм, акылымны үстерәм" дип исемләнгән шахмат сәгате үткәрелде. Шахмат уйнау хәтерне яхшырта, иҗади һәм логик фикерләү үсешенә ярдәм итә дип санала.
Алар – балаларны уйланырга, эзләнергә, фикер тупларга, берләштерергә, күнекмәләрне, гадәтләрне тормышта кулланырга өйрәтүче һәм тәрбия бирүче көчле чараларның берсе.
Әбде авыл китапханәсендә "Китап экспрессы" квест-уены узды. Аның максаты - укучыларның игътибарын илебез мәдәниятен һәм фәнен саклау һәм үстерүнең мөһим факторлары буларак китапка һәм укуга җәлеп итү; укучыларның кызыксынуын үстерү; китапка, халык әкиятләренә хөрмәт тәрбияләү; нәфис әдәбият аша балаларның рухи дәрәҗәсен күтәрү. Балалар конкурсларда бик теләп катнаштылар: әдәби табышмаклар, ребуслар, кроссвордлар чиштеләр.
Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. 19 июль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәчесе “Җәй, китап, мин - дуслар” исемле җәйге эскәмия уздырды. Китапханәнең төп байлыгы китаплар булса, иң кадерлесе – андагы китапларны укырга яратучыларның күп булуы. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта - аларны тотасы, рәсемнәрен карыйсы һәм, ниһаять, укыпйсы килә башлый. Укучылар ачык һавадагы күргәзмәдән яңа китаплар белән танышты. Һәр укучы үзе сайла алган китабыннан шигырьләр, әкиятләрдән өзекләр укыды.
17 июльдә Россиядә «Бердәм фольклор көне» бәйрәме билгеләп үтелә. Бу яңа һөнәри бәйрәм, ул Россия халыкларының фольклор мирасын саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итә.
Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкуреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда үз көчеңә ышану, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Гөлбану" һәм "Казларым кайтыгыз" исемле татар балалар уеннары уйнадылар. Бердәм фольклор көне Россия халыкларының фольклор мирасын саклауга һәм популярлаштыруга ярдәм итә, халык иҗатын өйрәнүне дәвам итәргә булыша.
Ел башыннан Социаль фонд инвалид балалары булган ата-аналарга өстәмә ял көннәре өчен якынча 95,2 млн. сум акча түләгән. Айга дүрт көн тәшкил иткән мини-отпуск ата-аналарга, опекуннарга һәм попечительләргә бу көннәрне инвалид баланы тәрбияләүгә багышлый алсын өчен бирелә. Гомумән алганда, әти-әниләргә ял көне өчен акча түләнгән.
Шармыш авыл китапханәсендә урта яшьтәге укучылар өчен "Онытма, синең максат - исән калу" дигән видео сәгать үткәрелде. Чара барышында катнашучылар терроризмның асылы, аның максатлары белән таныштылар һәм гражданлык позициясе турында сөйләштеләр. Видео сәгатьтә вакытында террористик һөҗүм булган очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды. Балалар “Әгәр дә…” дискуссия уенында катнаштылар, анда сорауларга җавап биреп үз белемнәрен күрсәттеләр. Ахырда балаларга "Гомуми куркынычсызлык кагыйдәләре" дигән белешмәлекләр бирелде.
Программада, кызыклы уеннар, җыр - бию, фольклор коллективлар һәм гармунчылар чыгышы, Чалгычылар ярышы, "Татар милли киеме" бәйгесе, кайнар чәй, балалар өчен батут, поп-корн, бик күп сәүдә нокталары һәм башка кызыклы чаралар каралган.
Казаннан махсус кунаклар - танылган артистлар да кайтуы көтелә!
Шулай ук, бу көнне «Теләче” газетасына язылучылар арасында Бүләкләр уйнатылачак! Төп приз- Бозау!
СЕЗНЕ БӘЙРӘМ ЧАРАСЫНДА КӨТӘБЕЗ!