28 июль көнне Абде авыл китапханәсендә авыл клубы белән берлектә «Приглашаем всех читать, фантазировать, играть» дип исемләнгән әдәби чара узды. Яшь укучылар яраткан китаплар геройлары белән бергә искиткеч ачышлар һәм маҗаралар белән тулы серле дөньяга сәяхәт итте.
Һәр ел саен 27 июльдә Россиядә Михаил Юрьевич Лермонтовны искә алу көне билгеләп үтелә. Лермонтов иҗаты прозада яңа чорның башы булып санала һәм рус шигъриятенең иң югары баскычында тора. Михаил Юрьевич үзенең китап геройлары, аларның мөнәсәбәтләре аша башка, үзенчәлекле хисләр һәм фикерләр дөньясын ача.
Әлеге чараның максаты - балаларда туган якка, аның тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту, мәхәббәт хисләре формалаштыру. Туган якны өйрәнү викторинасы вакытында балалар туган як тарихына мавыктыргыч сәяхәт кылды, авылның танылган кешеләре турында белде, туган як тарихы һәм табигате турында сорауларга җавап бирде, авыл җирлеге территориясендә нинди елгалар барлыгын искә төшерде. Чара барышында балалар төбәгебез турында белемнәрен күрсәтте, күп сораулар биреп тарихи үткәне белән кызыксынды.
27 июль көнне Теләче районының беренче прокуроры, Татарстан Республикасының юристы, хезмәт ветераны, СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, язучы, талантлы рәссам, якташыбыз Фәнил Ислам улы Галиевның тууна 84 ел тула. Шул уңайдан ял паркында кычкырып укулар үткәрелде. Шулай ук Теләче үзәк китапханәсенең уку залында китап күргәзмәсе оештырылды.
Теләче балалар китапханәсе хезмәткәрләре, ял паркында, кече яшьтәге балалар белән татар халкының милли традицияләренә багышланган уен - квест үткәрделәр. Балаларны татар халкының бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.
Иске Җөри авыл модель китапханәсендә Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән «Балаларның хокуклары һәм бурычлары” дигән темага интеллектуаль хокукый уен уздырылды. Чара башында укучылар белән балаларның хокуклары һәм бурычлары турында әңгәмә үткәрелде, соңыннан катнашучыларның белемнәре тикшерелде, бу темага бәйле төрле уеннар уйналды. Барлык балалар да сорауларга актив җавап бирделәр, биремнәрне үтәп үз белемнәрен күрсәттеләр һәм үз командалары өчен баллар җыйдылар.
Шармыш авылы китапханәсендә төзелгән "Сезгә, хуҗабикәләр" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төрле яшьтә булган хуҗабикәләрне кызыксындырды. Күргәзмәдә яшелчә культураларын җыю, саклау һәм эшкәртү өчен файдалы киңәшләр һәм тәкъдимнәр тупланган китаплар урын алды.
Авыл көне - авыл халкы өчен һәрвакыт зур һәм якты тантана, ул дуслар, якыннар белән бик яхшы вакыт үткәрергә, авыл тормышыннан күңелле һәм якты мизгелләрне искә төшерергә мөмкинлек бирә. Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында 22 июльдә Абде авыл җирлегендә традицион бәйрәм - Авыл көне узды.
Иске Җөри авылы китапханәсендә әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм язучы Тәлгат Галиуллинга 85 яшь тулу уңаеннан “Тәнкыйтьче кыюлыгы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Әлеге күргәзмәдә язучының күп кенә әсәрләре урын алды. Күргәзмәнең төп максаты: әдип турында мөмкин кадәр күбрәк мәгълүмат бирү. Китапханәгә килгән укучылар белән күргәзмәгә күзәтү ясалды.
Иске Җөри авылы китапханәчеләре “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Укып, уйнап үсәбез” дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Әлеге уен балаларны китап укуга тарту максатыннан оештырылды. Балалар белән татар телендә кызыклы китаплар укылды, табышмаклар әйте.