Волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Минзәлә   шәһәрендә 2009-2010 елгы егетләр арасында  волейбол буенча Татарстан Республикасы  беренчелеге узды. “Теләче” спорт мәктәбе тренеры Зәкиев Әзһәм Хәмзә улы, Гәбделхәев Рәшит Хаҗинур улы, Зәйнетдинов Ренат Фердинант улы  җитәкчелегендә Теләче районы данын Шәтке,Теләче, Үзәк, Алан урта мәктәбе укучылары яклады.

  Республика беренчелегендә барлыгы 14 команда катнашты.

  Гомумкоманда урыннары буенча безнең район егетләре 5 урынга лаек булдылар.

Егетләрне уңышлары белән котлыйбыз. Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International