ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Шушы бәйрәм көнендә үзенең хәрби хезмәтен Илебез иминлеген саклауга багышлаган кыю егетләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез!
Сезгә, якыннарыгызга һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, эшегездә һәм тормышыгызда зур уңышлар телибез. Бәйрәмнәребезне һәрвакыт аяз, имин күк йөзе астында каршыларга язсын! ​

Бүгенге көндә татар атлары белән Татарстаннан Алтайга юл тотучы егетләр Свердловск өлкәсендә. Иртәгә алар Төмәнгә барып җитәчәк. Җиңел юл телибез сезгә, егетләр!

1 август көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә балалар шагыйре, прозаик Роберт Миңнуллинның тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде. Яшь укучылар шагыйрьнең биографиясе, аның игелеккә чакыручы, эчкерсезлек, дөреслек, ата-анага, туган җиргә мәхәббәт кебек матур хисләр тәрбияләүче шигырьләре белән таныштылар. Шулай ук балалар өчен презентация һәм кечкенә китап күргәзмәсе дә балаларга тәкъдим ителде.

1 август көнне татар һәм рус әдәбиятчысы, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулды. Татарстанда гына түгел, Россиядән читтә дә күптән билгеле булган шәхес Роберт Миңнуллинның исеме аерым таныштыруга мохтаҗ түгел. Шагыйрьнең әдәби эшчәнлеге югары исемнәр һәм бүләкләр белән билгеләп үтелде. Ул бик күп китаплар авторы, шуларның күбесе балалар өчен.

Шармыш авылы китапханәсендә узган «Этикет, или просто хорошие манеры» дип исемләнгән әңгәмәдә китапханәче яшь укучыларны этикет термины, аның төшенчәләре, мәгънәләре, этикет тарихын сөйләде. Яхшы гадәт, әдәплелек, җәмгыятьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белде. Катнашучылар В. Гидуның "Этикет" китабы белән танышты, алган белемнәрен ныгыту максатыннан "Барысы да этикет турында" дигән тестны үтәделәр.  

Ашлык җыю хәзерге вакытта комбайнерлар тарафыннан эшләнелә. 29 июль көнне Сауш авылы китапханәчесе “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче китап укучылары белән игенне урып-җыю эшенең үткәнен искә алып, урак өсте җырлары астында борынгы йолаларның берсе булган “Беренче көлтә” бәйрәмен  үткәрде. Бәйрәмдә гармун җырлары, әйтемнәр, урып-җыю белән бәйле сынамышлар искә алынып, милли уеннар уйналынды.

Безнең ата-бабаларыбыз табигать хәзинәсенә рәхмәтле булганнар. Алар сулыкларга изге әйбер итеп караганнар. Чишмәләрне авылның ихтирамга лаек кешеләре, картлары күзәтеп, карап торган. Һәр йортка су үткәрелгән, кешеләр бөтен уңайлыкларга ирешеп гомер кичергән заманда чишмәләр ни хәлдә яшәп ята соң? Аларга игътибар һәм ихтирам бармы? Авылларыбыз чишмәләргә баймы? Алар ни хәлдә? Без аларның тарихын беләбезме? -дигән сорауларга җавап эзләп  27 июль көне Сауш авылы  китапапханәчесе  “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар белән   “Чишмә башы кая барып тоташа” темасы белән экскурсия оештырылды.

29 июль көнне Иске Җөри авыл модель китапханәсендә «Игротека на все лето» дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Чара башында китапханәче балаларны китапханәдә булган өстәл уеннары белән таныштырды, өстәл уеннары танып белү күңел ачу гына түгел, ә эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшыртуның искиткеч ысулы дип тә сөйләде. Өстәл уеннарының тагын бик файдалы ягы -  тере аралашу мөмкинлеге. Балалар өчен вакыт сизелмичә һәм бик күңелле үтте.


31
июль, 2023 ел
дүшәмбе

Быел фестиваль 2023 ел -  Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында уза. Районыбыз яшьләре дә әлеге чарада катнаша.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын истә тотып,  28 июль көнне Ямбулат авылында Гашура көне унаеннан «Тамырыбыз исән, без - тере» дигән исем астында авылыбыз өлкәннәре белән чәй табын артында түгәрәк өстәл үткәрелде. Биредә Корьән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Кичәбезнен иганәчесе - авылыбызнын мәчетен салдыручы, хәзерге вакытта Яшел үзән шәһәрендә яшәүче Габдрахманов Рафаэль Хажи улы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International