Кычкырып укулар үткәрелде.

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Шармыш авыл китапханәсендә  нәни укучылар белән  Сергей Тимофеевич Аксаковның "Аленький чветочек" әсәре буенча кычкырып укулар үткәрелде. Язучының биографиясе һәм иҗаты белән танышкач, балалар анимация дөньясына кереп киттеләр һәм "Аленький цветочек" әкиятен карадылар. Чара ахырында балалар әсәрнең уңай һәм тискәре персонажлары һәм мәхәббәт, мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек кебек төшенчәләре турында сөйләштеләр, яхшылык  һәрвакыт явызлыкны җиңә дигән нәтиҗәгә килделәр. Әлеге чарага китапханәдә  «Чародей слова И.С. Аксаков» дигән күргәзмә дә эшләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International