17 октябрь көнне Баландыш төп мәктәбе базасында район география укытучыларының “Укучыларның белемлелек сыйфатын күтәрүгә ирешү өчен яңартылган федераль дәүләт стандартлары буенча дәрестә заманча педагогик технологияләрне куллану” темасына семинар – киңәшмәсе булып узды. Семинар кысаларында Баландыш төп мәктәбенең география укытучысы Гыйлаҗова Элеонора Рәис кызы 5 сыйныфта “XVII – XIX гасырларда географик ачышлар. Австралияне – Көньяк җирне ачу” темасына ачык дәрес һәм Иске Җөри урта мәктәбенең география укытучысы Гарифуллина Рузилә Сәетша кызы укытучылар өчен “Укучыларны география буенча ОГЭ тапшыруга әзерләгәндә тулаем булмаган текстлар белән эшләү” темасына мастер-класс күрсәтте. Ахырдан семинар эшчәнлегенә РМО җитәкчесе Шайхетдинова Г.Х. һәм мәгариф бүлеге методисты Сахабиева Г.М. тарафыннан нәтиҗә ясалды.