Дөнья белән ак кәгазь бите һәм каләм аша сөйләшүче, укучылар алдында күңелләрен ачып салып, хисләрен тыймый аралашучы ихлас кешеләр — ЯЗУЧЫЛАР! Язучылык — гомер буе өйрәнә торган профессия. Кемдер балачактан ук каләм чарлый, ә кемдер олыгайгач, тәҗрибә һәм зирәклек туплагач кына язучы була. 10 октябрь көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш. якташ язучыларның, каләм тибрәтүче авылдашларның иҗаты, шигырьләре, әсәрләре белән танышу өчен озак еллар мәдәният өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераныбызның өендә әдәби кичә оештырды. Бу кичәдә авылдашыбыз Рашат Низами, Дамира Миннебаева китаплары һәм танылган якташ язучыларыбыз белән беррәттән Сиринә Гатиятова, Илһам Якупов китапларыннан матур шигырь юлларын укып үтелде.