Теләче балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен әтиләргә багышланган танып белү сәгате уздырылды. Китапханә хезмәткәрләре балаларга бәйрәмнең тарихы, Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясенең кайчан һәм кайдан килеп чыгуы, аны бүген нинди илләрдә билгеләп үтүләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларның кайберләре әтиләренең Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары турында сөйләгән истәлекләре белән уртаклашты. Балалар үзләренең әтиләре һәм алар белән бергә үткәргән вакытлары турында ягымлы, матур сүзләр белән искә алдылар. Ахырда әлеге темага кагылышлы китаплар белән таныштырылды.