9 октябрь Бөтендөнья почта хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтелә.

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Почтальон эше - авыл кешесе өчен кирәкле, мөһим хезмәтләрнең берсе. Хатлар, газета-журналлар, пенсия тарату - һәммәсе дә почта хезмәткәрләренең кулы аша уза. Шуңа күрә хат ташучыны һәр йортта диярлек көтеп алалар. Хәзерге заманда хат язышуларны кәрәзле телефоннар алыштырса да, аларның эшләре һаман да шулай күп һәм мәшәкатьле булып кала бирә. Әлеге көн уңаеннан Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  «Хатлар яздым утырып» дип исемләнгән телдән журнал үткәрелде. Почта көне темасына туры китереп куелган күргәзмәдә иске почта тартмалары, фронт хатлары, маркалар, открыткалар, конвертлар, ерактан килгән хатлар, посылка тартмасы, счет, шулай ук тематик китаплар, журналлар, газеталар тәкъдим ителде.

Чарада хат язу тәртибе, хат ташучы хезмәте, почта һәм хатларның килеп чыгу тарихы белән танышу булды, шул темага бәйле шигырьләр, җырлар тыңланылды, табышмаклар әйтелде. Кичәбезнең кунаклары - бүгенге көндә авылыбызда хат ташучы булып эшләүче Р.Насыбуллина һәм үзләренең бөтен көчен, яшьлеген шушы һөнәргә багышлаган почта хезмәткәрләре И.Вагизова, З. Фаляхова, А. Закировалар эш чорындагы истәлекләре белән уртаклаштылар. Очрашу чәй табыны артында дәвам итте.​​​​​​​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International