Китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә

2023 елның 10 октябре, сишәмбе

5 октябрь көнне илкүләм Халыкара укытучылар көне билгеләп үтелә. Укытучылар көне безнең һәрберебезгә кагыла: чөнки без барыбыз да кайчандыр мәктәпкә йөрдек, белем алдык һәм тормышның акыллы фәннәрен үзләштердек. Безне бу белем дөньясына махсус кеше-укытучы алып барды! Укытучылар көненә Сауш авыл китапханәсендә «Образ учителя в художественной литературе» темасы белән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучылар алдында укытучы, мәктәп, укучы образын ачучы, кызыклы һәм күңелле мәктәп тормышы турында сөйләүче төрле педагогик сорауларга кагылышлы әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Көн дәвамында күргәзмә янында китапханәче китап укучылар белән мәктәп тормышы турында әңгәмә үткәреп, тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтү ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International