Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Хәбибрахман улы Салихов 1958 елның 7 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Киров исемендәге совхоз бистәсендә туа. Д. Салихов — актерлык хезмәтеннән үсеп чыккан, сәхнә законнарын, серләрен үзенең хезмәт тәҗрибәсендә сынап үзләштергән, заманча әзерлекле, талантлы драматургларның берсе. Татар сәхнәсенә ул беренче мәртәбә 1988 елда «Туй күлмәгем — соңгы бүләгем» исемле драмасы белән чыга. «Яшьлек хатам — йөрәк ярам» спектакле тамашачы тарафыннан аеруча җылы каршы алына һәм театрның тотрыклы спектакльләреннән берсенә әверелә. «Каләм алса, уй салыр» дип аталган китап күргәзмәсе Д.Салиховның китаплары белән танышырга үз укучысын көтеп кала.