Көзге календарьда гадәти булмаган көн бар. Бу көндә бөтен өлкәннәргә дә рәхмәт сүзе әйтәсе, аларга аеруча игътибарлы буласы килә. Россия Федерациясендә 1992 елдан билгеләп үтелә торган Халыкара өлкәннәр көне-бәйрәм генә түгел, ә өлкәннәр өчен бер-берсе белән аралашу мөмкинлеге дә. Әлеге матур традициягә әверелгән бәйрәмгә багышлап 2 октябрь көнне Айдар авыл китапханәсе, мәдәният йорты, ветераннар советы авыл җирлеге белән берлектә «Чәчләребез ак булса да, күңелебез яшь безнең!” дип исемләнгән күркәм чара уздырды. Мөхтәрәм һәм хөрмәтле өлкәннәрне котлап бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Хасаншин Х.Ш. ачып җибәрде. Кичә чәй табыны артында моңлы җырлар, матур сүзләр, шигырьләр, җылы сөйләшүләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Кадерле өлкәннәребез яшьлек хатирәләрен искә төшерделәр, тормыш истәлекләре белән бүлештеләр, җырладылар. «Күңелегезне җылытырбыз җылы сүз белән” дип исемләнгән китап күргәзмәсе китап укучы өлкән буынга тәкъдим ителде. Алар бер-берсе белән күрешеп, очрашып ял итәргә мөмкинлек тудырганнары өчен оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткереп чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар.