Туган якны ярату гына түгел, аның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белергә кирәк. Шул уңайдан Алан авыл китапханәсендә «Туган җирегезне яратыгызһәм тарихын белегез!" дигән туган якны өйрәнү сәгате узды. Чарада балалар кече Ватанның нәрсә аңлатканын, аның алдында безнең нинди бурычларыз булуы турында фикер алыштылар. Районыбыз тарихы турында да әңгәмә алып барылды: ерак үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләшү үтте. Балалар район турында видеоролик карадылар, символика, истәлекле урыннар белән таныштылар, районны данлаган язучыларны, композиторларны, спортчыларны, Бөек Ватан сугышы елларында якташларының батырлыклары турында искә алдылар. Укучылар Теләче районы турында китаплар һәм альбомнар белән дә таныштылар, аларны кызыксынып карадылар. Туган якны өйрәнү викторинасы балаларга белемнәрен, кызыксынуларын, тарихка һәм мәдәниятка булган хөрмәтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.