Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениеларында эшләүче хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм тантанасын Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр ачып җибәрде.
Бәйрәмдә Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов тәрбиячеләргә һәм мәктәпкәчә яшьтәге хезмәткәрләргә үзләренең хезмәтләренә тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде, район хакимиятенең грамоталарын, рәхмәт хатларын тапшырды. Теләче муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары М.Г. Вахитова мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен бәйрәм белән тәбрикләде, мәгариф бүлегенең грамоталарын тапшырды. Бәйрәм чарасы балалар чыгышлары белән үрелеп барылды.