Шул уңайдан Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре Иске Җөри урта мәктәбенең ЮИД отряды волонтерлары белән берлектә, Өлкәннәр көне унаеннан оештырылган “Сез безгә кирәк әле, сез безгә терәк әле” дип исемләнгән кичә үткәрде. Әлеге чарада балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар (җитәкчеләре: Каримуллина Г. С) үзләренең котлау сүзләре һәм матур жырлары белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар. Бәйрәм ахырында “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт автоинспекторы полиция лейтенанты Ленар Кыямов һәм Саба районының “Юл хәрәкәте иминлеге” профилактика бүлеге начальнигы Гүзәл Ягафарова юлдагы фаҗигаләр турында сөйләп киттеләр. Аеруча өлкән буын вәкилләренә оныклар белән йөргәндә кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәклеген тагы бер кат аңлаттылар.
"Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез, урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!"- дигән теләкләрен җиткерде өлкәннәр.