1 октябь көнне олы тормыш юлы үткән хөрмәтле кешеләребез - Өлкәннәр көне бәйрәм ителә. Бу көнне Алан авылы китапханәсендә “Гомерләрнең алтын көзләре” дип исемләнгән акция – өлкән китап укучыларыбызның өйләренә барып бәйрәм белән котлау, аларны яңа китаплар белән таныштыру оештырылды. Билгеле булганча, һәр кеше игътибарга мохтаҗ, ә олы яшьтәгеләр, бигрәк тә.Өлкән китап укучыларыбыз үзләренә күрсәтелгән игътибардан бик канәгать булып калдылар. Бу алым-үсеп килүче яшь буынга үрнәк күрсәтүнең бер төре дә булып тора.