ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Кар эри башлау белән кыш буена җыелып барган чүп-чар чыга башлый. Шул уңайдан Теләче районы китапханә хезмәткәрләре “ЭКОЯЗ – 2023” республика акциясенә кушылып, өмәгә чыктылар. Алар үзләренең территорияләрен җыештырдылар, чүпләрдән арындырдылар. Табигатьне чиста тоту, тирә-якның матурлыгын һәм төзеклеген тәэмин итү - безнең бурычыбыз.

“Хыялый балачак” берләшмәсе кысаларында Казаклар авыл китапханәсе “Спорт һәм сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрде. Балалар китапханәче белән бергә сәламәтлек иленә сәяхәт иттеләр. Чара барышында китапханәче балаларга һәр кешенең үз сәламәтлеген үзе булдыручы булуын һәм шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнү һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү бик мөһим булуын сөйләде. Балалар хәрәкәтле һәм сүз уеннарында катнаштылар. ​ Сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларны чиштеләр.

Бөтендөнья сәламәтлек көне. Әлеге дата 1948 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу көнне дөньяның барлык илләрендә дә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы төрле акцияләр, спорт чаралары үткәрелә. Сәламәтлек – ул кешегә табигатьтән бирелгән иң зур байлык. Бу көн​ ​ сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен уздырыла. Әгәр без үз сәламәтлегебезне кайгыртып яшибез икән – бу безнең дә бәйрәм дигән сүз. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, һәрвакыт кайгыртырга кирәк.

Тоталь диктант - ел саен барлык теләүчеләр өчен, яшьләренә, милләтләренә, белем дәрәҗәсенә һәм социаль статусына карамастан үткәрелә торган акция. Ул һәркем өчен грамоталылыкның мөһимлеген күрсәтә, русча язарга һәм сөйләшергә теләгән һәркемне берләштерә.  Әлеге акциядә  Олы Мишә урта мәктәбеннән 22  укучы катнашты.

Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Китап уку+ спорт=?” дигән кызыклы квест уены үткәрелде. Укучылар, кроссворд чиштеләр,  әдәби һәм спорт ярышларында катнаштылар.


14
апрель, 2023 ел
җомга

13 апрель көнне Теләче “Батыр спорткомплексында 2010-2011 һәм 2012-2013 елгы укучылар арасында Татарстанның атказанган физик культура һәм спорт хезмәткәре Кыямов Айрат Әхмәт улы исеменә кул көрәше булды.

1961 елның 12 апрелендә Юрий Гагарин галәм киңлегенә очыш ясаган дөнья тарихында беренче кеше була. «Восток-1» корабле белән  «Восток» ракетасы Казахстанның Кызыл Орда өлкәсендә урнашкан Байконур космодромыннан җибәрелә.

Чүп-чарны, коры яфракларны җыйдылар. Эш нәтиҗәләрен күрү күңелле, һәркем бу эшкә үз җылысының бер өлешен кертте, балалар бакчасының чиста, тәртипле территориясе тирә-юньдәгеләрнең күзләрен сөендерә. Тәрбияче балаларга без барыбыз да табигатьнең чисталыгы өчен җаваплы дип аңлатты.


13
апрель, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2023 елның 19 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.


12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Теләче 2нче балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем һәм тәрбия бирү алымнары" дигән тема астында белемнәрен күтәрү курсларында укучы тәрбиячеләр өчен республика семинар-практикум узды. Семинарда Саба, Теләче районнарыннан килгән тәрбиячеләр катнашып, семинар темасын яктырткан шөгыльләр карадылар, чыгышлар тыңладылар һәм үзара эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International