ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

Туган илебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын да без иң элек туган тел аша тоябыз. Һәр халыкның туган теле - ул, иң элек, аның мәдәнияте, тарихи көзгесе. 21 нче февраль Халыкара туган тел көне. Әлеге датага карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Татар теле - туган телем, киләчәгем шатлык гөлем!”дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрделәр

Үзәк авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә «Масленица хороша – широка ее душа» чарасы белән Май чабу атнасын ачты. Иң элек әлеге тема буенча әдәбиятка күзәтү һәм бу борыңгы гореф-гадәтнең барлыкка килүе турында сөйләнде. Презентация ярдәмендә балалар Май чабу атнасының һәр көненең әһәмияте турында белделәр. Чарада катнашучыларның шатландырып, күңелен күтәреп халык җырлары яңгырады, барысы тәмле коймак белән сыйланды.

Сауш авылы китапханәсендә  күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның тормыш һәм иҗат юлына багышлап “Гакыйль Сәгыйров иҗатында яшәү мәгънәсе” дип исемләнгән  әдәби сәгать үткәрелде. Кичәдә катнашучыларга  “Батырлыкка тиң гомер” темасына әзерләнгән презентация күрсәтелеп, язучының  “Бәхет”, ”Әнкәйгә”,  “Ике кояш”, “Кайсыгыз анда туйган яшәүдән...” шигырләре кычкырып укылды.

Әбде авыл китапханәсендә гражданлык-патриотик тәрбия бирүгә, яшь буынга хокукый культура формалаштыруга ярдәм итү максатыннан «Без Россия гражданнары» дигән парламент сәгате үткәрелде . Чарада катнашучылар документны кабул итү тарихы, РФ Конституциясе белән гарантияләнгән гражданнарның төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар. Дәүләтнең төп Законын белү һәм ны дөрес куллану - цивилизацияле тормыш нормасы, аның сыйфатын күтәрү өчен мөһим шарт икәнлеген белделәр. Чара видеопрезентация һәм күргәзмәдәге әдәбияткә күзәтү белән үрелеп барылды.  

Сауш төп мәктәбе базасында район мәктәпләре арасында “Аҗаган – 2023” дип исемләнгән хәрби-спорт уены үткәрелде.  10 команда 9 уен төрендә көч сынашты. Олы Мишә урта мәктәбе командасы бердәмлектә көч икәнен раслап,  гомуми баллар буенча 3 нче урынга лаек булды.

Саба районы Түбән Шытсу авылында 2008 нче елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча ачык турнир узды. Җәләлиев М. , Хәйретдинов И - .беренче, Сафин Б. үз категорияләрендә 3 нче урынны алдылар. Котлыйбыз! Тренерлары- Галимов Д.И.

Ежегодно 23 февраля мы чествуем людей, готовых в любой момент отстоять рубежи нашей страны. Это праздник настоящих мужчин — смелых и отважных, ловких и надёжных, а также праздник мальчиков, которые вырастут и станут достойными защитниками Родины. Праздник День Защитника Отечества – хороший повод для воспитания у детей чувства патриотизма, сопричастности к лучшим традициям своей Родины. В связи с праздником, 21 февраля в Верхнекибякозинской сельской библиотеке был проведен конкурс   рисунков “Буду Родине служить!”.

Син үзең бар һәм бар синең илең”  дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Әлеге кичәдә  районыбыз башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкипович, җитәкчеләр, мәктәп укучылары, укытучылар, китапханәчеләр, әдәбият сөючеләр, туган телебезгә гашыйк укучыларыбыз катнашты. Чараны ана телебезгә булган мөнәсәбәтебезне, олы ихтирам хисебезне шигъри юллар аша районыбызның иң оста сүз осталары, үзләренең аһәңле моңлы җырлары, дәртле биюләре белән үзешчәннәребез бизәде.

Казаклар авыл китапханәсе 5-7 сыйныф укучылары өчен "Үз ана телем минем өчен матур, иң матур тел" дип исемләнгән кичә үткәрде. Бу кичә укучыларда туган телләргә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Саба районы Түбән Шытсу авылында көрәш буенча 2008 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында Фәйзрахманов М.Ф.  истәлегенә ачык ярышлар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International