Туган телдә без беренче җөмләләребезне сөйлибез һәм ачык итеп үз фикерләребезне әйтәбез.
Бүген ул күп еллар элек булган кебек актуаль. Күбесенчә хатын-кызлар бәйли. Тарих кабатлана. Олы Мишә авыл китапханәсендә әледән-әле изге эшләр башкарыла. Шушы көннәрдә "Тылсымлы энә" исемле кич утыруга җыелып, авыл хатын-кызлары үз хезмәтләрен кызганмыйча, мобилизацияләнгән егетләребезгә җылы оекбашлар бәйләде, ир-егетләрнең тиз арада исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде. Шул ук вакытта катнашучылар шагыйрьләребезнең кызыклы әсәрләрен искә алып күңелле ял да итәләр.
Бу бәйрәм әле яшь. Ул үз тарихын 2000 елдан алып бара, тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күп теллелеккә ярдәм итү максатыннан ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән. Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән бергәлектә "Туган телем, иркә гөлем" дигән танып белү сәгате үткәрделәр. Бу чарада катнашучылар планетада телләрнең күптөрлелеге, туган тел - халыкның характеры, аның хәтере, тарихы турында белделәр. Мәкальләр, канатлы сүзләр, фразеологик табышмакларны искә төшерделәр.
Казаклар авыл китапханәсе 5-7 сыйныф укучылары өчен "Үз ана телем минем өчен матур, иң матур тел" дип исемләнгән кичә үткәрде. Бу кичә укучыларда туган телләргә һәм башка телләргә карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. Китапханәче халыкның бай рухи мирасы турында сөйләде. Төрле телләрдәге шигырьләр һәм җырлар аша укучыларга тел өйрәнергә, аны яратырга һәм хөрмәт итәргә кирәклеге аңлатылды. Туган тел һәркемгә кадерле булырга тиеш. Чара ахырында укучылар өчен «И, газиз туган телем» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне уңаеннан «Әтиләребез бездә кунакта” дигән матур спортлы-музыкаль кичә булып узды. Ярышта балалар белән бергә әтиләр, бабайлар катнашты. Балалар Россия сакчылары турында җырлар җырладылар һәм шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Бәйрәм ахырында балалар ата-аналарга бүләкләр тапшырдылар.
23 февраль - Ватаннны саклаучылар көне буларак билгеләп уздырыла. Безнең Олы Мишә урта мәктәбендә дә, әлеге бәйрәм хөрмәтенә башлангыч сыйныфлар тарафыннан “Тату гаилә” дип исемләнгән чара узды. Бәйрәм уен, җыр-биюләр белән үрелеп барылды.
Теләче авылында сугышчы-интернационалист Илшат Хәйруллин истәлегенә чаңгы ярышлары буенча район беренчелеге узды . Ярышта Баландыш төп мәктәбе укучылары катнашты. 7 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов И. беренче урынны алды. Котлыйбыз!
Халыкара туган тел көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсе киң катлам укучылар өчен "Бөек һәм көчле рус теле" дип исемләнгән уку сәгате уздырды. Биредә танылган рус язучылары А.С. Пушкинның, И.С. Тургеневның, Л.Н. Толстойның тел турында язылган канатлы сүзләре яңгырады. Чарада килгән кунаклар төрле ярышларда, биремнәрдә катнаштылар, рус теле турында бик күп кызыклы фактлар белделәр.
Бүген дөнья халыклары алты мең телдә сөйләшә. Шуның яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Гомумән, соңгы өч гасыр аралыгында күп телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе - тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле.
18 февраль көнне әлеге клубның беренче очрашу кичәсе булды. Әлеге очрашуның исеме “Аулак өйнең кызыкларын калды сагынып сөйләргә...” дип аталды. Очрашуга күп елллар авыл хуҗалыгында эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган өлкәннәребез чакырылды. Өлкәннәребез яшь вакытларында аулак өйләргә йөргән вакытларын искә алып, матур истәлекләр белән уртаклаштылар. Шул в акыттагы милли уеннарыбызны искә төшерделәр. Милли уеннар турындагы китаплардан яңа төр уеннарны да укып фикер алыштылар.