ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2023 ел
чәршәмбе

28 февраль көнне Шәтке  авыл китапханәсендә  Пушкин картасы буенча мәдәният хезмәткәрләре фетрдан брошка ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Фетр - кул эшендә популяр материалларның берсе.  Мастер-класста катнашкан кызлар детальләрне кисәләр, тегәләр һәм ябыштыралар. Бизәнү әйберләрен ясау беренче карашка караганда җиңел эш түгел, әмма нәтиҗәдә, барысы да булдырды. Бүген кызларның киемнәрендә татар милли бизәк  рәвешендәге брошкалар пәйда булды.

Ватанны саклау һәркемнең изге бурычы. 24 февраль  көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәп белән берлектә  Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мобилизацияләнгән авылдашларыбызның әниләре белән очрашу үткәрделәр. “Имин булсын дөньялар” дип исемләнгән әлеге очрашу концерт номерлары белән үрелеп барды һәм чәй табыны артында дәвам итте. Әниләребезнең һәркайсына сүз бирелде. Аларга мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан изге теләкләр җиткерелде,  күчтәнәч-пакетлар тапшырылды.

Россиядә ел саен 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә . Баландыш төп мәктәбендә 25 февральдә “ Ягез әле, егетләр!"дигән  чара үткәрелде . Егетләр  2 командага бүленеп, тизлектә һәм зирәклектә көч сынаштылар. Чара концерт номерлары һәм котлаулар белән чиратлашып барды.

Баландыш авыл китапханәсе Ульяновск өлкәсенең С. Т. Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе үткәргән V Халыкара «Наши истоки. Читаем фольклор» акциясенә кушылды.

Ул - армия сафларында хезмәт итү. Армия! Гади генә тоелган бу сүз эченә тирән мәгънә салынган. Яп-яшь егеттән кыю ир-егетләргә әверелеп кайта торган чыныгу урыны ул.

Казаклар авыл китапханәсе Туган тел көненә багышланган V Халыкара «Безнең чыганаклар. Фольклор укыйбыз» акциясенә кушылды. Чара фольклорның төрле жанрлары: бишек җырлары, тизәйткечләр, мәкальләр, татар халык әкиятләре, табышмаклар белән танышуга багышланган иде. Укучылар төрле конкурсларында актив катнаштылар. Китапханәдә китап укучыларга йолалар һәм традицияләр турында мөмкин кадәр күбрәк белү максатыннан фольклор дөньясына сәяхәт кылу мөмкинлеге бирә торган күргәзмә оештырылды.

Иске Җөри авылы китапханәсендә китапханәчеләр Ватанны саклаучылар көненә әзерлек кысаларында «Китап соючеләр» берләшмәсенә йөрүче укучылар белән  төсле кәгазь һәм картоннан яраткан әтиләренә  котлау открыткасы ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар тырышлыгы бушка узмаячак, бәйрәмгә  үз куллары белән ясалган открытканы алу әтиләренә нинди күңелле булачак! Мастер-класс иҗат һәм илһам атмосферасында узды, ә чарада катнашучыларның барысы да килеп чыккан нәтиҗәләр белән бик горурланды, һәм  чираттагы «шедевр»ны янә 8 март – Хатын-кызлар көненә ясарга сөйләште.

Иске Җөри авылы модель китапханә хезмәткәрләре Иске Җөри урта мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган  «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел” дип исемләнгән әдәби сәгать  үткәределәр.   Әлеге чарада 5 класс укучылары катнашты.

Күкчә авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре «Лаборатория игротехники» темасына өстәл уеннары буенча мастер-класс уздырды. Шахмат уены - иң иске һәм иң популяр өстәл уеннарының берсе булып санала. Чара барышында китапханәче шахматка өйрәнү буенча китаплар белән таныштырды, лабораториядә катнашучылар өстәл уеннары тарихы белән таныштылар, өстәл  уеннары нидән гыйбарәт һәм уен мотивациясенең нәрсә икәнен белделәр, уеннарның нигезләрен үзләштерделәр. Чара танышу формасында узды һәм шахмат уены күнекмәләрен белмәүчеләргә, шулай ук бу уенда уңышлары булганнар өчен  дә кызыклы булды.

Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан-ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Туган тел бәйрәме һәр халыкның телен, мәдәниятен саклауга үз өлешен кертә. 21 нче февраль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Һәр сүзең наз-татар теле!”  дигән интеллектуаль уен үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International