Бүген, 24 нче октябрь көнне, Казан шәһәре Совет районының 184 нче гимназия базасында Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Гыйлаҗова Тәнзилә “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” дип исемләнгән төбәкара фәнни- гамәли конференциясының йомгаклау этабында катнашып кайтты. Ул “Туган ягым чишмәләре” секциясында “Челтерәгез чишмәләрем” дигән проектны уңышлы яклап лауреат исеменә лаек булды. Җитәкчесе мәктәбебезнең география укытучысы – Гыйлаҗова Элеонора Рәис кызы . Аларны котлыйбыз!!!
22 октябрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсе китапханәчеләре «Вакытлы матбугат - заман көзгесе» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Китап, газета - журналлар – кешенең хәтере, юлдашы, киңәшчесе, ярдәмчесе, укытучысы. Китапханә һәр укучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары - һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханәдә бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, аң-белем, мәгърифәт тупланган. Китапханә - серләр дөньясы, рухи мирасыбызны буыннардан - буыннарга тапшыручы, акылның, изге олуг фикерләрнең чишмә башында торучы. Китапханә китап киштәләрендә тезелеп торучы китаплары, аларның меңләгән саны белән түгел, ә үзенең укучылары белән яши, шулар белән матур.
23 октябрь көнне “Киләчәк” яшьләр үзәгендә «Армия – тормыш мәктәбе» дип исемләнгән егетләрне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Кичәнең максаты: булачак солдатларны армия сафларына әзерләү, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату, патриотик тәрбия бирү иде. Әлеге кичәдә Татарстан Республикасы Саба-Теләче хәрби комиссариаты бүлеге начальнигы Закиров Фәнис Фәрит улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы, районның ветераннар Советы рәисе Рәис Шамил улы Заһидуллин, хәрби хезмәтен Әфганстан җирендә үтәгән, районыбызның ДОСААФ оешмасы җитәкчесе Нуретдинов Рәис Рөстәм улы, Теләченең “Яшь армеецлар” отряды җитәкчесе Гатиятов Рәсип Рәшит улы һәм аның “яшь армеецлары” катнашты. Изге теләкләр, концерт номерлары белән үрелеп барган кичә җылы, матур мөһиттә узды.
23 октябрь көнне Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Пушкин картасы» программасы кысаларында «Кладовая мудрости» дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Уенда Теләче урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары катнашты. Әдәби уен барышында һәр команда квест станцияләрен үтеп, әдәбият өлкәсендәге белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. Укучылар төрле биремнәрне үтәп, иҗади фикерләү сәләтләрен сынап карадылар. Чараның максаты – балаларның әдәбиятка кызыксынуын арттыру һәм командалык эшчәнлеген ныгыту иде. Уен барышында укучылар бик күп уңай тәэсирләр, яңа белемнәр алдылар. Чараның нәтиҗәләре буенча катнашучылар үзләренең уңышлары һәм яңа тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
22 октябрь көнне «Пушкин картасы» программасы кысаларында Шармыш авылы китапханәчесе «Яраткан китаплар геройлары» дип исемләнгән мавыктыргыч уен-викторина үткәрде. Катнашучылар әдәбиятның тылсымлы дөньясына чумдылар, анда рус классикасы әсәрләре турындагы белемнәрен тикшерделәр. Викторина барышында әдәбият белгечләре танылган китаплар һәм аларның геройлары белән бәйле төрле сорауларга җавап бирделәр. Шулай ук балалар шифрланган китап исемнәре язылган ребусларны оста чиштеләр һәм яраткан персонажларының исемнәрен атадылар.
22 октябрь көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә наркоманияне һәм башка зарарлы гадәтләрне кисәтү кысаларында “Бу куркыныч” дигән исем астында информация сәгате үткәрелде. Чарада катнашучыларга “Наркотикларсыз тормыш” дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Әлеге чараның максаты – яшьләргә наркотиклар куллануның нәтиҗәләре турында хәбәрдарлыкны арттыру, шулай ук сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Чара барышында катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, фикерләре белән уртаклаштылар һәм файдалы киңәшләр алдылар.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2025 елның 13 ноябрендә 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
Агымдагы елнын 16 октябрь көнне Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы бүлеге тарафыннан, эксплуатацияләгән вакытта үзйөрешле машиналарның һәм прицепларның техник торышын тикшерү буенча профилактик рейд үткәрелде.
Агымдагы елның 17 октябрендә Теләче муниципаль районында МО РОГО ДОСААФта, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Теләче муниципаль районы буенча бүлеге хәм Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Питрәч муниципаль районы буенча бүлеге белән берлектә «С» категорияле Үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына (тракторчы-машинист таныклыгына) имтиханнар кабул ителде. Гариза биргән 9 студент арасыннан 8 кеше имтиханга килде, аларга рөхсәт бирелеп, имтиханга кертелде. Теоретик һәм практик имтиханнарны барлык студентлар да уңышлы тапшырды. Нигезләмә буенча, кемнәр имтихан бирә алмады, алар имтиханнарны җиде көн узгач, көне билгеләнеп кабаттан бирә алалар.
15 октябрьдә бөек рус шагыйре Михаил Юрьевич Лермонтовның тууына 211 ел тула. Шул уңайдан Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе инициативасы буенча «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» ХIII төбәкара акциясе игълан ителде.
Акция кысаларында Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре «Под парусом Лермонтовской поэзии» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрделәр. Иске Җөри урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары шагыйрьнең биографиясе, иҗаты һәм тормышыннан кызыклы фактлар белән таныштылар. Аннары балалар шагыйрьнең «Утёс», «Молитва», «Ангел», «Тучи» кебек шигырьләрен тирән эчтәлекле итеп укыдылар. Бу чара укучыларга Лермонтовның иҗаты белән танышырга, аның поэзиясенең матурлыгын һәм тирәнлеген аңларга ярдәм итте. Әлеге истәлекле көнгә «Лермонтовның шигъри дөньясы» дип исемләнгән күргәзмә дә әзерләнде, анда шагыйрьнең иҗаты, тормышы турында китаплар һәм материаллар тәкъдим ителде.