ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Әлеге әһәмиятле вакыйга уңаеннан, 29 август көнне,  Теләче балалар китапханәсендә «Татарстан – минем Ватаным» дигән тематик китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәдә Татарстанның мавыктыргыч тарихы, үзенең мәдәнияте, традицияләре, лидерлары булган республикабыз турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде.  

Бер төркем педагогик хезмәткәрләр Саба районында үткәрелгән Әдәби Сабан туенда катнашып кайттылар. Әдәби Сабан туе тәҗрибә уртаклашу, кешеләрдә яхшы гадәт – татарча әдәби әсәрләр, китап һәм журналлар уку гадәтен формалаштыру аша татар шәхесен камилләштерү максатыннан үткәрелде.

Мәдәният йорты каршындагы ял паркында узган бәйрәм кичәсендә китапханәчеләр Республика көненә багышланган «Татарстан, шанлы тарихың бар...», Россия халыкларының мәдәни мирас елына багышланган «Без – мираслы халык» һәм Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 елллыгы уңаеннан «Күңелләрдә коръән нуры»   дип исемләнгән  китап күргәзмәләре тәкъдим иттеләр.

Әдәби мәйданчыкта халык авыз иҗаты әсәрләреннән өзекләр укыдылар, табышмаклар, тизәйткечләр әйттеләр. Багдад хәлифәсе илчелегенең сәркәтибе  Әхмәд ибн Фазланның Багдадтан Болгарга кадәр үткән юлы картасын буяу аша балаларга Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү тарихы аңлатылды. Шулай ук, бәйрәмебез кунаклары өчен шифалы үлән чәйләре һәм өй ризыкларыннан табын әзерләнгән иде.

25 августта бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең фашистлар тарафыннан җәзалануына 78 ел тулды.  Бу көнне безнең Ватаныбызның 11 патриоты  нацистлар суды тарафыннан хөкем ителгән.  Алар бу юлны лаеклы үттеләр, дошманнарга баш имичә, үзләренең кыска гомерләрен  фашистлар рейхына каршы яшерен көрәш алып баруга багышладылар. Җәлилчеләрнең батырлыгын балаларга аңлату максатыннан  26 август көнне “Үлемсез Муса”  дип исемләнгән, җәлилчеләрне искә алу  чарасы булып үтте.

Ул Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак булган көн уңаеннан оештырыла. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә «Кайгырма, дус, яшьли үләбез дип!» исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр булган төрмәләр, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнарның язмышлары турында сөйләде. Укучылар М.Җәлилнең Моабит дәфтәрендә язылган шигырьләрен укыдылар.

Моннан 78 ел элек бу көнне Берлинның Плетцензее төрмәсендә фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбызны җәзалыйлар. Җәлил һәм аның иптәшләре яшерен, күрелмәгән көрәш оештыруда зур осталык күрсәтә. Әлеге истәлекле көн уңаеннан, Күкчә авылы китапханәчесе «Җәлилчеләрне искә алабыз!» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга Муса Җәлилнең иҗат юлы, «Моабит дәфтәре» китабының барлыкка килү тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләде.

Җәлилчеләрне искә алу көне уңаеннан, Казаклар авыл китапханәсендә «Хыялый балачак» берләшмәсе әгъзалары өчен батырлык дәресе үткәрелде. Балаларга «Җәлилчеләр» дигән презентация күрсәтелде. «Җырым белән җиңдем дошманны» китап күргәзмәсендә М.Җәлил, А. Алиш китаплары һәм аларның тормышы һәм эшчәнлеге турында әдәбият тәкъдим ителде. Балаларга аларның батырлыклары турында мәгълүмат бирелде.

Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә «Җырым белән җиңдем дошманны» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә үткәрелде. Китапханәче балаларга Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында сөйләде. Р.Мостафинның «Җәлилчеләр» китабы буенча күзәтү үткәрелде.

«Китап уку идеялары банкы» акциясе Шәтке авыл китапханәсендә 18-25 август көннәрендә узды. Китапханәдә өстәлдәге ящикка өлкәннәр һәм балалар үз теләкләрен язып салдылар, фикерләрен әйттеләр. Акциянең соңгы көнендә китапханәче теләкләр язылган барлык язмаларны  алды. Өлкәннәр күбрәк кызыклы китаплар, газета-журналлар, тарихи романнар, фэнтезилар булдырырга теләгәннәрен язганнар. Ә гомумән алганда, китапханә эше һәркемне канәгатьләндерә икән.

Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча «Авыл җирендә экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау» дигән темага тематик әңгәмә үткәрделәр. Китапханәче әңгәмә барышында катнашучыларга соңгы еллардагы зур террористик актлар һәм аларның бөтен дөнья өчен нинди куркыныч булуы турында сөйләде һәм терроризмга каршы стендтагы мәгълүматларны күрсәтте. Ул шулай ук балаларга теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International