16 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре юл йөрү кагыйдәләре буенча «Тылсымлы ачкыч эзләгәндә» дип исемләнгән квест – уен үткәрделәр. Көн саен безнең юлларда автомобильләр саны арта бара. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел , җәяүлеләр дә белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Чара барышында балалар мона инандылар. Табышмаклар, ребуслар чиштеләр, зур кызыксыну белән юл билгеләрен өйрәнделәр.
Викторина укучыларда туган телгә, татар теленә әдәбиятны тирәнтен өйрәнүгә кызыксыну уяту, иҗади сәләтләрен үстерү, милли горурлык хисе тәрбияләү максатыннан 16 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән “Күңелле татар теле”дип исемләнгән викторина үткәрделәр.Укучыларга төрле биремнәр бирелде (табашмаклар ,мәкальләр) .Алар барсыда дөрес һәм төгәл итеп җавап бирделәр.
Көн саен безнең юлларда автомобильләр саны арта бара. Югары тизлек, хәрәкәт интенсивлыгы машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән игътибарлы булуны сорый. Тәртип, саклык һәм машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү-урамда куркынычсыз хәрәкәтнең нигезе. Җәйге каникуллар вакытында укучыларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү мәсьәләсе аеруча актуаль. 15 июль көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен “Көнен-төнен армый-талмый юлларны күзәтә светофор” исемле танып-белү уены үткәрделәр. “Светофор” һәм “Автомобиль” командаларына бүленеп, 5 этаптан торган викторина сорауларына җаваплар таптылар. Үткәрелгән викторина нәтиҗәләре буенча безнең укучылар креатив гына түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен дә яхшы белә, дигән нәтиҗә ясадык. Уен – викторинада дуслык җиңде. Соңыннан балалар тәм-томнар алдылар.
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлек кысаларында Айдар авыл мәдәният йорты,китарханә белән берлектә 13 июль көнне «Экстремизм һәм терроризм- дөньяны юк итә! " дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрделәр. Чара барышында «терроризм» сүзенең мәгънәсе, аның төрләре һәм максатлары, таныш булмаган предметлар белән атулар ишетелгәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр . Балалар җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту, урамда куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштылар. Чара ахырында мәдәният хезмәткәрләре укучыларга теракт куркынычы янаган вакытта кая хәбәр итәргә, ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен телефон номерлары, шартлаткыч җайланма табылганда нишләргә һәм бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында белешмәлекләр тараттылар.
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2022 нче елның 1 нче августыннан 12 нче августына кадәр вакыт аралыгында кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.
В целях экологического воспитания детей, развития познавательной активности,мышления,наблюдательности,воспитания дружбы, взаимопомощи в коллективе 13 июля в Балыклинском сельском Доме культуры прошел познавательный час "По экологической тропе".
Питрау - православие динен тотучыларның иң истәлекле көннәренең берсе. Питрау ул - җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә: кошлар сайраудан туктый, бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан да тереләсең дигән гыйбарәләр яши. Шуңа күрә дә керәшен халкының бәйрәме - Питрау, зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә.
Питрауга кадэр улэн шифасы- яаралтай, Питраудан сон тамырда дилэр. Шуна курэ керэшен халкы, гомер- гомергэ Питрау тирэлэрендэ мунча себеркесе эзерлэгэн, шифалы улэннэр жыйганнар. 12 июль конне Субаш авыл мэдэният хезмэткэрлэре авыл халкы белэн берлектэ шифалы улэннэр, Питрау чәчәге җыюны оештырдылар.
Җәйге каникуллар –иң күңелле вакыт. Балаларның җәйге каникуллары дәвам итә. Аларның ялларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү өчен төрле чаралар оештырыла.Чыннан да җәй табигатьң бай, иң матур вакыт. 12 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән мәдәният йорты каршындагы асфальтка рәсемнәр төшерделәр.
2022 ел Россиядә - Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Халкыбызның күңел бизәкләре буыннан – буынга күчә. Күңел җәүһәрләрен барлау һәм өйрәнү, аларны кадерләп саклау һәм хөрмәт итү – безнең бурыч. 12 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә "Әбиемнең серле сандыгы" дип исемләнгән әдәби-танып-белү сәяхәте үткәрелде. Чара барышында китапханәче балаларны халкыбызның күңел җәүһәрләре - чиккән сөлгеләр, кулъяулык, түбәтәй, калфаклар белән таныштырды. Үткән бәйрәм балаларда кызыксыну, горурлык, туган илгә һәм туган телгә мәхәббәт хисләре тудырды.