Дәүләт янгын күзәтчелегенең 95 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, балаларда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның экстремаль хәлләрдә үз-үзләрен тота белү өчен кирәкле белемнәрен һәм күнекмәләрен ныгыту өчен бүген Теләче беренче номерлы балалар бакчасында янгын куркынычсызлыгы көне үткәрелде.
Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды. Безнең районнан мәгариф бүлеге башлыгы Н.В.Карпова җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Теләче мәдәният һәм ял паркында уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары белән «Цифрлы һөнәрләр» дип исемләнгән дискуссия уздырылды.
Дискуссия барышында балалар цифрлы дөньяда һөнәрләрнең үзенчәлекләре белән таныштылар, төрле һөнәрләр турында күзаллауларын киңәйттеләр, хезмәткә уңай караш формалаштырдылар. Без, үз чиратыбызда, балаларны һөнәрләр турында мәгълүмат эзләргә өйрәтергә тырыштык, чөнки кешенең сайлаган һөнәре үзенә ошарга һәм шатлык китерергә тиеш.
Максабаш авылы китапханәсендә “Тылсымлы дөнья” дип исемләнгән балалар җурналларына библиофреш уздырылды. Әлеге чарада укучылар китапханәдә булган балалар җурналлары белән таныштылар, фикер алыштылар. Һәрбер басмада башваткычлар, кроссвордлар, табышмаклар, әкиятләр, викториналар урын алган, шуларны чиштеләр. Болар баланың игътибары, зиһене, фикерләү сәләте үсешенә ярдәм итә.
Һәр халыкның үз йолалары һәм гореф-гадәтләре бар. Милли мәдәниятне саклау, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу - бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе.
Һөнәр! Мондый кечкенә сүз, әмма ул һәр кеше тормышында нинди мөһим роль уйный! Заманча Үзгәрүчән дөньяда һөнәрне билгеләү бик авыр. Беренчедән, төрле һөнәрләр күп, ә икенчедән, без, кайчагында аларның яшәеше турында белмибез. 19 июль көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче балаларны төрле өлкәләрдәге хезмәткәрләр белән таныштырдылар. Чара балаларның һөнәрләр дөньясы турында белемнәрен киңәйтү максаты белән үткәрелде, ул укучыларда һөнәрләргә карата кызыксыну булдырырга, төрле һөнәр ияләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә.
Без барыбыз да кечкенәдән әкиятләр яратабыз. Әкиятләр безне тормышка өйрәтә, яхшылык һәм явызлык турында сөйли. Әкият дөньяны танып белергә ярдәм итә. 19 июль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә, укучыларыбызның ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен без “Китаплар укырга һәм геройларны белергә яратабыз” дигән әдәби уенда белдек. Чара барышында балалар “Геройны тап”, “Тылсымлы сүз әйт”, “Әкият герое исемен бел”, “Әкият ярдәмчеләренә кунакка” дигән конкурсларда катнаштылар, күрсәтелгән иллюстрацияләр буенча әкият геройларының нинди әкияттән булуын белделәр. Уен күңелле һәм дустанә атмосферада узды, балалар бик күп уңай тәэсирләр һәм каникулларда уку өчен китаплар алдылар.
Тормышта иң кадерле нәрсә- ул сәламәтлек, аеруча балаларыбызның сәламәтлеге. Балаларның үз сәламәтлекләре турында күзалларын киңәйтү, дөрес туклану, физик күнегүләр, үзеңнең сәламәтлегең өчен кайгыртучанлык һәм аны саклый белү теләге тәрбияләү максатыннан 19 июль көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән мәдәният йорты бакчасында төрле спорт уеннары үткәрделәр.
16нчы июль көнне Баландыш авылында, халык сәнгатен һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында, әби-бабайларыбыз уйнаган кичке уеннарны һәм аларның гореф-гадәтләрен искә алу максатыннан, районыбызда тәүге тапкыр, “Теләче” газетасы белән берлектә “Түгәрәк уен” дип исемләнгән чара уздырылды. Бу кичтә авыл халкы арасында төрле күңелле уеннар белән беррәттән халкыбызның “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” кебек онытылып баручы уеннары да уйнатылды. Гармунчылар ансамбленең мәйдан әйләнүе һәм милли кием конкурсы кичке уенга аеруча ямь бирделәр. Шулай ук бәйрәмне “Китап” милли радиосының әдәби-музыкаль марафоны катнашучылары үзләрнең чыгышлары белән бизәде. Бәйрәм бик матур, күңелле һәм чын мәгънәсендә милли рухта үтте.
16 июльдә Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә "Сугыш хатын- кыз йөзе түгел" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Аның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау. Хәрби хезмәт - хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәрәләр. Укучыларга авылыбыз ветераннары, сугыш чоры балаларына багышлап эшләнгән презентация күрсәтелде. Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Без аларның батыр хезмәтләрен һичкайчан онытырга тиеш түгел - дип тәмамлады сүзен китапханәче.