Максабаш авылы китапханәсендә “Тылсымлы дөнья” дип исемләнгән балалар җурналларына библиофреш уздырылды. Әлеге чарада укучылар китапханәдә булган балалар җурналлары белән таныштылар, фикер алыштылар. Һәрбер басмада башваткычлар, кроссвордлар, табышмаклар, әкиятләр, викториналар урын алган, шуларны чиштеләр. Болар баланың игътибары, зиһене, фикерләү сәләте үсешенә ярдәм итә.