16 июльдә Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә "Сугыш хатын- кыз йөзе түгел" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате узды. Аның максаты - Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау. Хәрби хезмәт - хатын-кызлар өчен түгел дисәләр дә, Бөек Ватан сугышы елларында алар да ир-егетләр белән беррәттән яу кырындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәрәләр. Укучыларга авылыбыз ветераннары, сугыш чоры балаларына багышлап эшләнгән презентация күрсәтелде. Бу тынычлыкны яулап алып биргән ветераннарга, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына безнең рәхмәтебез чиксез. Без аларның батыр хезмәтләрен һичкайчан онытырга тиеш түгел - дип тәмамлады сүзен китапханәче.