Һәр халыкның үз йолалары һәм гореф-гадәтләре бар. Милли мәдәниятне саклау, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм бәйрәмнәрен торгызу - бүгенге көннең иң мөһим бурычларының берсе.
2022 елның 28 июнендә Ачы мәдәният йортында "Пушкин картасы" проекты буенча «Рус фольклоры дөньясы» дигән мастер-класс үткәрелде.
Чараны Ачы авылы мәдәният йорты мөдире Лилия Ильяс кызы ачып җибәрде. Ул рус халкының тарихы, тормышы, фольклоры, һәм мәдәнияте турында сөйләде. Килгән кунаклар зур кызыксыну белән интерактив аралашуга кушылдылар: бишек җырлары җырладылар, мәкальләр сөйләделәр, күңелле уеннар уйнадылар. Залда «Возвращение к истокам» күргәзмәсе төзелгән иде.
Балалар рус йортының үзенчәлекләре белән таныштылар.
«Рябинушка», "Калинушка" фольклор ансамбльләренең чыгышлары халкыбызның үткәненә чумарга ярдәм итте. Чара хореография һәм төрле кул эшләре буенча мастер-класслар белән үрелеп барды. Аларны район мәдәният йортыннан Рәзилә Бәширова, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студенты Радмилла Гайнетдинова һәм Диндарова Зилә Әхәт кызы үткәрде.
Чара табын артында чәй эчү белән тәмамланды.