Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съезды узды. Безнең районнан мәгариф бүлеге башлыгы Н.В.Карпова җитәкчелегендәге делегация катнашты.
Съезд эшендә Россиянең 26 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан, укытучылар катнашты. Көн тәртибендә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, төбәкара хезмәттәшлекне ныгыту, татарларның милли-мәдәни автономияләре һәм иҗтимагый оешмаларның этномәдәни белем бирүне саклау һәм өйрәнү буенча уртак эшчәнлеге мәсьәләләре каралды.