16нчы июль көнне Баландыш авылында, халык сәнгатен һәм мәдәни мирасны саклау елы кысаларында, әби-бабайларыбыз уйнаган кичке уеннарны һәм аларның гореф-гадәтләрен искә алу максатыннан, районыбызда тәүге тапкыр, “Теләче” газетасы белән берлектә “Түгәрәк уен” дип исемләнгән чара уздырылды. Бу кичтә авыл халкы арасында төрле күңелле уеннар белән беррәттән халкыбызның “Түбәтәй”, “Йөзек салыш” кебек онытылып баручы уеннары да уйнатылды. Гармунчылар ансамбленең мәйдан әйләнүе һәм милли кием конкурсы кичке уенга аеруча ямь бирделәр. Шулай ук бәйрәмне “Китап” милли радиосының әдәби-музыкаль марафоны катнашучылары үзләрнең чыгышлары белән бизәде. Бәйрәм бик матур, күңелле һәм чын мәгънәсендә милли рухта үтте.